Зәй офыклары

ВИЧ-инфекциясе белән бәйле проблемалар тикшерелде

Бүген ВИЧ-инфекция таралуны профилактикалау ведомствоара республика комиссиясе утырышы видеоконференция режимында үтте. Аңа һәр районда ВИЧ-инфекциясен профилактикалау субъектлары җитәкчеләре чакырылды.

Утырышта республикада әлеге авыруны кисәтү проблемалары, аерым алганда, авыруны ачыклау, ВИЧ-инфекциялеләрне исәпкә кую, аларны дәвалауны оештыру һәм даими рәвештә тикшереп тору, әлбәттә, профилактика мәсьәләләре   тикшерелде, бурычлар куелды.
Зәй район дәваханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, районда ВИЧ-инфекциясе буенча хәл тотрыклы.Авыручылар саны һәм авыруның таралуы буенча район күрсәткечләре республиканың уртача күрсәткечләреннән түбән. 2019 ел башыннан бездә 15 ВИЧ- инфекцияле кеше ачыкланган. Район үзәк дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире  Әнвәр Нәбиуллин әйтүенчә, ВИЧ йоктыручыларның 70 процентка якыны  - авыруны җенси юл белән, 30 проценты наркотиклар кулланганда эләктергән. Бүгенге көндә ВИЧ белән 119 кеше исәптә тора. Агымдагы ел башыннан 8 кеше үлгән.
Бездә ел саен шәһәр-район халкының 30 процентка якыны  ВИЧ-инфекциясенә тикшерелә. Бу яхшы күрсәткеч булып санала.
Белгечләр әйтүенчә, ВИЧ һәм СПИД барлыгын аңлау һәм аларның куркыныч булуын белү генә җитми. Шуны истә тотарга кирәк: кеше ВИЧ-инфекция йоктыруын белмичә дә яшәргә мөмкин, чөнки вирус озак вакытлар үзен берничек тә белгертми. Мондый "яшерен чор" 10 елга кадәр дәвам итә һәм бу вакытта аның вирусны башка кешеләргә дә йоктыру курыкынычы бар. ВИЧ статусы уңай булган, ягъни бу вирусны эләктергән кеше тиешенчә дәваланганда озак еллар яши ала. Никадәр иртә дәвалана башласаң, шулкадәр яхшырак. Ә моның өчен тестлар тапшырып, үзеңнең ВИЧ статусыңны белеп тору кирәк.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: