Зәй офыклары

ВИЧ йоктырма, уйлан!

19 май - Халыкара Спид корбаннарын искә алу көне. Быел ул “Сәламәтлек һәм хокуклар өчен көрәшне активлаштырырга!” шигаре астында уза.14-15 майда “Стоп ВИЧ / СПИД” дип аталган Бөтенроссия акциясе уза.

Соңгы елларда инфекциянең зәгыйфь группалардан халыкның киң катламына чыгуы күзәтелә, эпидемиянең 30-49 яшь төркеменә күчүе билгеләнә. Җенси юл белән авыру йоктыручылар саны арта, ВИЧ-инфекцияле хатын-кызлар күбәя.
Авыруның соң стадияләрендә ачыкланган ВИЧ-йогышлы авырулар (туберкулез, вируслы гепатитлар, онкология авырулары, шул исәптән хатын-кызларда аналык шейкасының яман шеше) санының артуы билгеләнә.
ВИЧ-инфекцияне профилактикалау юллары һәм ысуллары турында халыкның хәбәрдар булмавы, йогышлы чирнең  куркынычын тиешенчә бәяләү ВИЧ эпидемиясенә  китерә.
ВИЧ-инфекцияне кан аша (инфекцияле кан организмга эләккәндә, сакланмаган җенси контактлар аша) йогарга мөмкин. Йөклелек вакытында да, бала табу вакытында да, күкрәк сөте белән ашатканда да ВИЧ йоктырырга мөмкин.
ВИЧ-инфекциягә каршы вакцинация юк! Шуңа күрә ВИЧ-инфекция йоктырудан түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
- беркайчан да наркотиклар кулланмаска;
- очраклы җенси контактлар вакытында барьер контрацептивларны (презервативларны) куллану;
- төрле манипуляцияләрне (татуировка, пирсинг) бары тик махсус учреждениеләрдә генә ясату.
ВИЧ-инфекция озак вакытлар ниндидер үзенчәлекле симптомнар белән күренми, һәм авырулар, зарарлану турында шикләнми. ВИЧ-инфекциягә лаборатор тест кына авыруны үз вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә.
Район үзәк дәваханәсенең йөгышлы авырулар бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, Зәйдә ВИЧ-инфекция белән исәптә торучылар саны -118. 7-8 кешегә СПИД диагнозы куелган. Бүлек мөдире Әнвәр Нәбиуллин әйтүенчә, бездә ВИЧ-инфекция белән хәл киеренке түгел, шулай да, узган ел белән чагыштырганда, ВИЧ- инфекциялеләрнең бераз артуы күзәтелә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: