Яңалыклар

Видеокүзәтү иминлекне тәэмин итә

Соңгы елларда республикабызда “Куркынычсыз Татарстан” проекты эшләп килә.

Аны тор­мыш­ка ашы­ру кы­са­ла­рын­да ав­то­ма­гист­раль­ләр­дә һәм ха­лык күп җы­е­ла тор­ган урын­нар­да ви­де­о­кү­зә­тү җай­лан­ма­ла­ры ур­наш­ты­рыл­ган иде. Про­ект­ның икен­че эта­бы – “Кур­кы­ныч­сыз ишегал­ды”– бар­лык шә­һәр­дә­ге йорт­лар­да һәм йорт ти­рә­лә­рен­дә ви­де­о­кү­зә­тү җай­лан­ма­ла­ры ур­наш­ты­ру­ны күз­дә то­та. Прог­рам­ма­ны тор­мыш­ка ашы­ру бе­лән Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның Эч­ке эш­ләр ми­нистр­лы­гы белән Мәгъ­лү­мат­лаш­ты­ру һәм э­лем­тә ми­нистр­лы­гы шө­гыль­лә­нә, ә төп баш­ка­ру эш­лә­ре “Тат­те­ле­ком” ачык ак­ци­о­нер­лык ­җәм­гы­я­те­нә йөк­лән­гән. Эч­ке эш­ләр ми­нистр­лы­гы хез­мәт­кәр­лә­ре­нең са­ны шактый  кыс­кар­тыл­ган­нан соң бу прог­рам­ма­ның за­рур­лы­гы та­гын да арт­ты. Зәй әлеге программага беренчеләрдән булып керде. Әлеге юнәлештә эш барышы, аның нәтиҗәлелеге турында полиция башлыгы урынбасары Руслан Миннеәхмәтов сөйли.

Ви­де­о­кү­зә­тү җай­лан­ма­ла­ры җи­на­ять­ләр­не ачык­лау өчен ге­нә тү­гел, ә алар­ны бул­дыр­мый­ча ка­лу өчен дә ки­рәк дип са­ныйм. Бүгенге көнгә шәһәрдә 144 торак йортның 59ында гына видеокамералар урнаштырылган. Бу- барлык йортларның 40 проценты. Барлыгы 237 видеокамера урнаштырылды, план буенча ул 395 каралган. Төрле җинаятьләрне ачыклауда аларның нәтиҗәлелеге бәхәссез. Моны мисаллар раслый. Әйтик, быелның августында Ленин урамы 32нче йортның 11нче подъездыннан билгесез берәү балалар коляскасы каркасын урлый. 8 декабрь төнендә Төзүчеләр урамы 8нче йорт ишегалдында берәү машинадан бензин алырга тырыша. Әлеге җинаятьләрне кылучылар  ишегалларында урнаштырылган видеокамералар нәтиҗәсендә ачыкланды. Тулаем алганда быел  “Имин шәһәр” программасы кысаларында видеокамералар ярдәмендә 11 җинаять ачыкланды, аның 2се – талау, 9ы – законсыз кеше милкенә ия булу. 38 очракта җинаятьләр булдырылмый калынды.

Статистика буенча быел кеше милкен бозу һәм юкка чыгаруның 96 очрагы теркәлде, шуның  33 очрагында җинаять кылулар нәкъ менә күпфатирлы йортлар ишегалларында булды. Алар – машиналарга зыян салу, чүп җыю контейнерларын яндыру һ. б.  Быелның 11 аенда шәһәр-районда  урамнар һәм  җәмәгать урыннарында 122 хокук бозу очрагы теркәлде, шуның 29ы – күпфатирлы йортлар ишегаллары һәм подъездларында. 15 очрак балалар коляскасы, велосипед, автомото транспорт урлау белән бәйле. Өлкән яшьтәгеләргә карата социаль мошенниклык гамәлләре елдан-ел артуга бара. Ә мондый характердагы җинаятьләрне ачуда видеокүзәтү камералары язмалары кулланыла. Димәк, ишегалларына видеокүзәтү камералары кую кирәкме, юкмы дигән сорау булырга тиеш түгел. Камераларның иминлекне тәэмин итүе бәхәссез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Видеокүзәтү иминлекне тәэмин итә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар