Зәй офыклары

Виктор Демидов: “Төзәтмәләрнең төп бурычы – халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү”

ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенроссия сайлавында катнашты.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча сайлау – иң мөһим сайлау дип белдергән. Ул халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгәнлеген ассызыклаган. Әлеге фикерне ул сайлау вакытында белдергән.
-Төзәтмәләрнең мөһим блогы - гражданнарның социаль, хезмәт гарантияләрен Конституция дәрәҗәсенә күтәрү, - диде ул.
Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча үз фикереңне белдерү өчен тагын ике көн вакыт  бар. Татарстанда әлеге хокуктан файдалануга 2,9 миллион кеше ия. Шул ук вакытта сайлауда катнашуның өчен төрле формалары уйланылган.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: