Зәй офыклары

Виртуоз компьютерчыбыз ул безнең

Газета ул – журналистлар, корректор, калыплаучы (версткалаучы), тулаем алганда, олы бер коллективның хезмәт җимеше. Көн сулышын тою, кызыклы мәгълүмат, актуаль тема, үтемле киңәш укучыга вакытында барып ирешсен, материаллар һәркемне җәлеп итсен өчен газетаны калыплаучыдан осталык, грамоталы булу, тырышлык сорала. Ул һөнәрнең үз хикмәте, үз таләпләре, үз нечкәлекләре хәттин ашкан. Озак еллар полиграфия, матбугат тармагында эшләгән Александра Гаффанова “Зәй офыклары” газетасында әнә шул һөнәрнең барлык хассиятен белеп, тәмен тоеп башкаручылардан. Бүген хезмәттәшебез матур юбилеен билгеләп уза.

DSC_0025.jpg

Александра Яковлевна – Зәйдә махсус белемле бердәнбер полиграфист, өч дистә  елдан артык  гомерен газета эшенә багышлап, үз һөнәренең чын остасына әверелде. Тумышы белән Кабан-Бастрыктан ул, Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә үсеп, шәһәребезнең 2нче мәктәбен тәмамлап, Куйбышев полиграфия техникумында корректор белгечлеге буенча махсус урта белем ала. Хезмәт юлын исә район типографиясендә линотипчы буларак башлый. Биредә ике дистә ел эшләп, үз эшенең остасына әверелә. Полиграфия тармагында  озак еллар намуслы хезмәт куйганы өчен берничә мәртәбә хакимият, китап сәүдәсе һәм полиграфия, нәшрият эше буенча РСФСР Дәүләт комитеты, мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы үзәк комитеты  Мактау грамоталары, күп мәртәбәләр  китап сәүдәсе һәм полиграфия, нәшрият эше буенча ТАССР Дәүләт комитеты һәм ТР Мәгълүмат һәм матбугат министрлыгы, мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы советы карары белән “Һөнәре буенча иң яхшы” исеменә лаек була.

Аннан ул хезмәтен мөстәкыйль чыгып килүче  “Зәй офыклары” газетасында электрон исәпләү машинасы операторы буларак дәвам итә. Заман техникасын иярләүгә тиз өйрәнә ул, рус мәктәбен тәмамласа да, татарча материалларны  төзәтмәләр кертеп, тиешле тыныш билгеләре белән оста итеп җыя.  Кыскасы, татар газетасында да ул  үзен югары класслы белгеч итеп таныта.  Александра Гаффанова полиграфистларның республика  бәйгеләрендә  катнашып, Татарстан Республикасы  Матбугат һәм мәгълүмат министрлыгы Мактау грамоталары алды.  Матбугат һәм мәгълүмат министрлыгының линотипта һәм компьютерда җыючылар арасында оештырган  бәйгедә (1998 ел) II урын алып, кыйммәтле бүләккә ия булды.

Александра Яковлевна газета калыплау эшен виртуозлардай башкарып, үз эшенең остасына, алыштыргысыз белгечкә әйләнде. Кирәк чакта  “Новый Зай” газетасын  да “буксирга” ала әле ул. Үз эш тәҗрибәсен яшьләр  белән  теләп уртаклаша. Коллективта абруе зур, хезмәттәшләре фикеренә игътибарлы, ышанычлы хезмәттәш, тугры дус, гаиләдә яраткан тормыш иптәше ул.  Ире белән ике кыз тәрбияләп үстерделәр, хәзер оныклар үстерешәләр.

Уңган-булган ул,  аның үстергән гөлләр-ганҗәләре сокланып туйгысыз. Эш бүлмәсендәге гөлләре кышын да шау чәчәктә. Сабыр, тыйнак, күп сөйләшмәс, оптимисит рухтагы, көчле шәхес, башкаларга ярдәмгә әзер торучы  хезмәттәшебез ул безнең.

Юбилеең белән сине, Александра Яковлевна, эшеңдә уңышлар, яңа казанышлар сиңа, гаиләң имин, үзең сәламәт бул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 25 февраля 2018 в 16:00
    Яшәүгә өмет уяттылар Олыгая барган саен төрле авырулар сагалап кына тора икән.
    19
    0
    0
  • 25 февраля 2018 в 15:00
    Ягез әле, әбиләр! Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюлары белән безне иркәләүче, җылы карашлары белән наз-лаучы, акыллы фикерләре белән безгә ак юл күрсәтүче ул - безнең сөекле әбиләребез, дәү әниләребез!
    28
    0
    0
  • 25 февраля 2018 в 14:00
    “Көч бирә тәнемә, дәрт бирә җаныма...” Февральдә шагыйрь, язучы һәм драматург Фәнис Яруллинга - 80 яшь, ә шагыйрә Гөлшат Зәйнашевага 90 яшь тулган булыр иде.
    38
    0
    0
  • 25 февраля 2018 в 13:00
    Сугыш белән өтелгән балачак «ЗОЖ» газетасының 2012 елның декабрь ае санында басылган Псков шәһәрендә яшәүче Надежда Жогальскийның «Гимнастиканың сихәтләндерү көче» язмасында сугыш чорындагы Зәй районы турында түбәндәге юллар бар. «1941 елның 9 июлендә - нәкъ менә Наденьканың туган көнендә (аңа 15 яшь тулды) туган шәһәре Старая Руссаны немец авиациясе җир белән тигезләде. Әни ун баласын эләктереп, урманга йөгерде. Урман сукмагыннан 500 километр узгач, безне бер станциядә товар вагонына утырттылар. Сәяхәт безгә бик озак тоелды. Кешеләр төялгән поезд ТАССРның Зәй районына килеп җитте, ул чакта кар яуган иде инде. Без җәйге киемнәрдән идек әле, җирле халык безгә тун, чабата, ыштыр, аякчу алып килде. Поездан төшүгә, без - олысы-кечесен кар астындагы икмәкне саклап калырга дип басуга алып киттеләр».
    29
    0
    0
  • 25 февраля 2018 в 10:00
    Үлем очракларына, имгәнүләргә юл куймыйк Барыбызга да аңлашыла ки, хезмәтне саклау–бик мөһим эш. Ләкин икенче яктан, әлегә бернәрсә дә булмаганда, ул бик үк әһәмиятле дә түгел кебек. Шул ук вакытта тормыш производствода күпчелек бәхетсезлек очракларының “кеше факторы” белән бәйле булуын күрсәтә. Сер түгел, хезмәткәрләр еш кына куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен санга сукмыйлар, ә вазифалары буенча хезмәтне сак-лау процессы белән идарә итәргә тиешле белгечләр күпчелек очракта штат расписаниеләрендә юк. Әлеге проблемаларны хәл итү партнерлык мөнәсәбәтләренә нигезләнгән системалы якын килүдән башка мөмкин түгел. Районда хезмәтне саклау буенча координацион совет эшләп килә. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Николай Нифатов җитәкли. Күптән түгел әлеге советның чираттагы утырышында районда тулаем хезмәтне саклау торышы, шулай ук ГРЭС, “Зәй шикәре” АҖ, “ТатЭК” ҖЧШендә әлеге мөһим эшнең куелышы тикшерелде.
    31
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 15:00
    Без - яшь хоккейчылар Спорт – яшәү чыганагы.
    22
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 11:00
    Безнең заман герое Шундый кешеләр бар, алар сине һәрвакыт аңлый һәм һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер, алар чит кеше кайгысына битараф түгел, башкалар бәхетенә чын күңелдән сөенә. Алар кешеләргә бары тик яхшылык кына тели, башкаларга яхшы кәеф бүләк итә, оптимизм өсти.
    68
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 10:00
    Яңа технологияләр - үсешкә этәргеч “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте эшчәнлеген 2006 ел ахырында башлаган иде. Оешманың төп эшчәнлеге үсемлекчелек һәм сөтчелек юнәлешендә терлекчелек продукциясе җитештерүдән гыйбарәт. Әлеге ширкәт белән Вилсур Алиуллов җитәкчелек итә.
    45
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 11:20
    Хәрби хезмәт турында сөйләштеләр Зәйнең “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә хезмәтләрдән файдаланучы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов катнашында “Ватанны саклаучы һөнәре бар” дип аталган тематик чара үтте.
    34
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 10:00
    Зәй музеенда “Без бергә” турниры узды Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Без сакчылар” дип аталган спорт уеннары турниры уздырылды. Анда 1нче мәктәпнең 6нчы сыйныф укучылары катнашты.
    38
    0
    0
Реклама
Видео яңалыклар
  • 22 февраля 2018 в 08:30
    Югары Мәлем егете Игорь Батьков Игорь хезмәтеннән зарланмый, һәр егет солдат мәктәбе үтәргә тиеш дип саный.
    157
    0
    2
  • 22 февраля 2018 в 08:15
    Зөлфәт белән Илдар Россия Кораллы Көчләре сафында хезмәт итә Чыбыклы авылында 5 баланы тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына бастырган мөхтәрәм авыл хуҗалыгы өлкәсе хезмәткәре Шәфыйк Фатыйх улы Хәмидуллин - кыз-улларына үрнәк тәрбия бирә алуы белән бер мәртәбә өлге булса, көрәштә батыр егетләрен ил сагына әзерләве белән тагын бер үрнәк. Бүгенге көндә аның берьюлы ике улы - Зөлфәт белән Илдар Россия Кораллы Көчләре сафында хезмәт итә.
    108
    0
    0
  • 22 февраля 2018 в 08:25
    Зәй делегациясе – башкалада Бүген башкалабыз Казанның Җиңү паркында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан зур чара үтә. Анда илебез азатлыгы өчен гомерләрен биргән якташларыбыз истәлегенә веноклар салу булды.
    84
    0
    0
  • 22 февраля 2018 в 09:53
    Ил сакчыларына хөрмәт күрсәтелде Ватан сакчылары көне уңаеннан Зәйдә район җитәкчелеге, яшьармиячеләр, хәрбиләр, мәктәп укучылары мәңгелек ут янына җыелды.
    81
    0
    0
  • 22 февраля 2018 в 08:40
    Виктор Романов хәрби бурычын Түбән Новгород өлкәсендә уза Зәй егете Виктор Романов хәрби бурычын Түбән Новгород өлкәсендә авиация гаскәрләрендә үти. Ул Зәй политехник колледжын тәмамлый, узган яз хәрби хезмәткә чакырыла.
    58
    0
    0
  • 22 февраля 2018 в 09:11
    2017 елда Татарстан авылларында модульле 53 кибет төзелде Авылларны кибетләр белән тәэмин итү буенча республика программасы узган елдан тормышка ашырыла башлады.
    56
    0
    0
  • 22 февраля 2018 в 08:20
    Виталий Степанов - Туңылҗа авылы егете Ил барда – егет хур булмас, диләр. Илебез сагында торучы кыю, курку белмәс егетләребез барында илебез халкы тыныч йоклар, күгебез гел аяз булыр. Әтиләре, абыйлары үрнәгендә патриотик рухта тәрбияләнгән яшь егетләребезгә хәрби хезмәтләрен үтәгәндә, туган якта калган якыннарының тынычлыгын саклап, үзләрен яхшы яктан гына күрсәтерләр дигән ышаныч белдерәбез.
    50
    0
    0
  • 22 февраля 2018 в 08:07
    Зәй китапханәчеләре дә акциягә кушылды 21 февральдә Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Туган телне саклау һәм үстерү максатыннан “Безнең чыганаклар. Татар халык авыз иҗатын укыйбыз” төбәкара акциясе үтә. Шушы акция кысаларында үзәк китапханәнең татар бүлегендә “Иң гүзәл тел - туган тел” дип исемләнгән чара үтте.