Зәй офыклары

Вирусолог: Covid-19ның куркынычы вакцинага бәйле хәвеф-хәтәрләрдән мең тапкыр югарырак

Вакцинация коронавирус белән авырып терелгәннәр өчен да файдага булачак, дип билгеләп үтте Альберт Ризванов.

Covid-19ның яңа формасыннан булган өзлүегүләр яки үлем очраклары антиковид вакцинасын кулланудан булган куркынычларга караганда  күбрәк. Шуңа күрә вакцинация - бүгенге көндә пандемиядән бердәнбер реаль чыгу юлы. Андрей Кузьминга биргән интервьюсында вирусолог һәм биология фәннәре докторы Альберт Ризванов шундый фикер белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, гадәти шартларда яңа вакцинаны тулы рәвештә тестлау өчен еллар узарга тиеш. Әмма хәзерге вәзгыятьтә булган барлык хәвеф-хәтәрләрне дә үлчәргә кирәк.

«Бу очракта, еллар буе көтсәк - күп кенә кешеләр моңа кадәр яши алмаячак. Шуңа күрә бөтен дөньяда вакциналарны тизләтелгән теркәү бара. Һәм, беренче чиратта, аны организмга керткәннән соң ук кискен реакцияләр булмауны карыйлар», — дип аңлатты галим.

Аның сүзләренә караганда, вакцинациядән соң беренче 2-3 ай эчендә җитди кире эффектлар булмаса, киләчәктә алар булыр дигән ихтимал аз.

"Теләсә кайсы очракта, коронавирус йоктыру һәм үлү мөмкинлеге вакцинага бәйле хәвеф-хәтәрләрдән мең тапкыр югарырак», - дип ассызыклады вирусолог.

Ул вакцинация сәламәт халык өчен генә түгел, ә авыру кичергән кешеләр өчен дә файдалы булачак, дип өстәде.

"Вакцинация - ул гамәлдәге иммунитетны көчәйтү. Шуңа күрә чирләүчеләргә дә ул файдага гына булачак", - дип йомгаклады спикер.

Альберт Ризванов белән әңгәмәнең тулы версиясен sntat.ru сайтта укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: