Зәй офыклары

Виталий Мутко Зәйгә нигә килде? (фотолар)

Бүген Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко Зәйдә булды. Бу очраклы түгел, быелның апрелендә Зәйдә булачак чаңгы һәм биатлон региональ үзәге проекты аның катнашында ТР Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Илдар Халиковка презентацияләнгән иде. Башкалабыз Казанда баручы Дөнья чемпионаты чараларында катнашучы министр бүген Зәйгә килергә вакыт тапты. Ул...

Бүген Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко Зәйдә булды. Бу очраклы түгел, быелның апрелендә Зәйдә булачак чаңгы һәм биатлон региональ үзәге проекты аның катнашында ТР Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Илдар Халиковка презентацияләнгән иде. Башкалабыз Казанда баручы Дөнья чемпионаты чараларында катнашучы министр бүген Зәйгә килергә вакыт тапты. Ул "Ялта-Зәй" спорт үзәге эшчәнлеге белән танышты, Федот авылы янындагы "Изге тау" биатлон үзәге урнашачак урынны вертолеттан карап күзәтте.

"Ялта-Зәй"дә Виталий Мутко "Татстройпроект" ҖЧШ эшләгән чаңгы һәм биатлон үзәге проекты белән тагын бер мәртәбә танышты, чаңгы үзәге базасын карады, биредә ял итүче балалар һәм тренерлар белән аралашты.

Виталий Мутконы Зәй җирендә ТР Дәүләт Советы депутаты Рафис Борһанов, ТР спорт һәм яшьләр эшләре министры Владимир Леонов, район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов һ.б. озатып йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: