Яңалыклар

Виталий Степанов - Туңылҗа авылы егете

Ил барда – егет хур булмас, диләр. Илебез сагында торучы кыю, курку белмәс егетләребез барында илебез халкы тыныч йоклар, күгебез гел аяз булыр. Әтиләре, абыйлары үрнәгендә патриотик рухта тәрбияләнгән яшь егетләребезгә хәрби хезмәтләрен үтәгәндә, туган якта калган якыннарының тынычлыгын саклап, үзләрен яхшы яктан гына күрсәтерләр дигән ышаныч белдерәбез.

Виталий Степанов - Туңылҗа авылы егете. Кадер мәктәбендә белем алып, Кама автомеханика техникумында электр монтеры белгечлеген үзләштерә.  Виталий узган көзге чакырылышта армия сафларына алына. Ул бүгенге көндә Әстерхан өлкәсенең   Знаменский шәһәрендә хезмәт итә.
Егет әти-әнисен, туганнарын үзенең үрнәк хезмәте белән сөендерә. Виталий  хезмәт иткән хәрби частьтән аның әти-әнисе Рәхмәт хаты алганнар.  Командирлары хатта улларын лаеклы тәрбияләп үстергән өчен зур рәхмәт белдергән аларга.
Ватан алдындагы изге бурычын үтәүдә Виталийга хезмәтендә  уңышлар, уяулык, ныклы ихтыяр көче,  сәламәтлек, туган якларга исән-имин әйләнеп кайтуын теләп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Виталий Степанов - Туңылҗа авылы егете
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар