Зәй офыклары

Владимир Путин 1 июльне Конституциягә төзәтмәләр өчен тавыш бирү көне дип билгеләде

Россия Президенты 1 июльне Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү көне итеп билгели торган Указны имзалады. Бу турыда Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төп Законга төзәтмәләр кертү  буенча тавыш бирү  Covid-19 коронавирусына бәйле рәввештә санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып уздырылачак.
 Владимир Путин шулай ук төбәк җитәкчеләренә, кешеләрнең сәламәтлеге һәм тормышы турында кайгырту зарурлыгыннан чыгып, тавыш бирүне оештыруда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Дәүләт башлыгы сүзләренчә, куркынычсызлык мәсьәләләре тавыш бирүгә әзерлектә өстенлекле булып калырга тиеш.
«Әлеге указ рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә",-дип билгеләп үтелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Исегезгә төшерәбез, кичә Владимир Путин Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчелеге һәм Конституциягә төзәтмәләр буенча эшче төркем әгъзалары белән эшлекле киңәшмә уздырды. Дәүләт башлыгы 1 июльдә тавыш бирүне үткәрү өчен "туры килә торган көн" буларак каралуын билгеләп үтте.
Исегезгә төшерәбез, 22 апрельгә планлаштырылган тавыш бирү коронавирус пандемия аркасында күчерелде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: