Зәй офыклары

Владимир Путин: Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү вакытын күчерү кирәк

Илнең Төп законына төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү вакытының яңа датасы билгеләнәчәк.

Россия Президенты Владимир Путин туры эфирда халыкка мөрәҗәгате барышында илнең Төп законына төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү көнен соңрак вакытка күчерү мөһимлеге турында белдерде. Бу  халыкның коронавирус йоктыру куркынычын булдырмау өчен эшләнә.
“ Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча бөтенроссия тавыш бирү көнен соңрак ватыка күчерү кирәк, дип исәплим” ,- диде Владимир Путин
Билгеле булганча, бөтенроссия тавыш бирү көне 22 апрельдә булырга тиеш иде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: