Зәй офыклары

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны сайлауларда җиңү белән котлады

"Сез нәтиҗәле эшләүче кеше", - диде Путин Рөстәм Миңнехановны сайлауларда җиңү белән котлап.

РФ Президенты көзге сайлауларда җиңгән федерация субъектлары җитәкчеләрен котлап, алга таба эшләү буенча юнәлешләр билгеләде.

Россия Президенты Владимир Путин көзге сайлауларда җиңгәннән соң вазифага кергән РФ төбәкләренең 20 җитәкчесе белән видеоконференция режимында очрашу уздырды. Беренчеләрдән булып ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләште.

«Рөстәм Нургалиевич, Сез бик тәҗрибәле һәм бик нәтиҗәле эшләүче кеше. Сезнең команда профессиональ белгечләрдән тора. Элекке еллардагы кебек үк, Сез тулы куәт белән эшләрсез дип уйлыйм", - диде Путин.

Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгына коронавирус пандемиясе шартларында бизнеска һәм гражданнарга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Системалы предприятиеләр, кече һәм урта бизнес, үзмәшгульлек өлкәсендә кабул ителгән карарлар, тиз гамәлләр өчен Россия Федерациясе хөкүмәтенә рәхмәт белдерәсем килә. Әмма иң мөһиме - халыкның мохтаҗ катламнарына ярдәм итү. Бу безгә сайлау кампаниясен лаеклы итеп үткәрергә мөмкинлек бирде. Сез билгеләгән милли максатлар безнең халыкның тормыш сыйфаты турында сөйли. Татарстан барлык проектларны да вакытында гамәлгә ашырачак, дип ышандырып әйтә алам», — диде ул.

РФ Президентының төбәкләр җитәкчеләре белән очрашуында көзге сайлауларның югары конкуренция дәрәҗәсе белән узуы әйтелде. Шул ук вакытта үзәк сайлау комиссиясе, җәмәгать күзәтүчеләре узган елгы сайлаулар белән чагыштырганда хокук бозулар турында шикаятьләр һәм хәбәрләрнең кимүен билгели.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: