Зәй офыклары

Владимир Путин Татарстан волонтерына Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котларга кушты

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан волонтерына республика Президенты Рөстәм Миңнехановның туган көне белән котларга һәм аның белән ирекле проектлар буенча фикер алышырга тәкъдим итте.

Татарстан пенсионеры Хөрия Халитова пәнҗешәмбе көнне Путинның "Без бергә" акциясендә катнашучылар белән очрашуында Президентка пандемия вакытында ветераннарга күрсәткән ярдәм, шулай ук волонтерларның башка эшләре турында сөйләде.
"Сез шундый зур эш башкарасыз, без моны хуплыйбыз", - дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.
"Сез аңа шалтыратмадыгыз, котламадыгызмы?"- дип сорады Путин. Халитова тискәре җавап бирде. "Аңа шалтыратыгыз,котлагыз. Аңа бик күңелле булачак. Аның белән якын арада әзерләнгән проектлар буенча фикер алышыгыз, ул сезгә ярдәм итәр дип ышанам, - дип тәкъдим итте дәүләт башлыгы. - Сезгә җиңелрәк булсын өчен, аның ярдәмчеләре сезнең белән элемтәгә керәчәкләр ".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: