Зәй офыклары

Владимир Яковлев:” Әлеге солдатның минем кебек элемтәче булуы ачыкланды”

Бөек җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтәр алдыннан Зәй эзтабарлары быел да “Хәтер вахтасы” кысаларында Волгоград өлкәсендә казу эшләрендә булып кайтты.

Безнең  эзтабарлар бу юлы  ике отряд  - “Форпост” (җитәкчесе Алексей Алексеев) һәм  “Гвардия” (җитәкчесе Виктор Никифоров) составында эшләделәр. Зәй политехник колледжыннан - 11, бүгенге көндә Чаллы педагогика югары уку йортында белем алучы 2 студент һәм “Сугышчан бердәмлек” шәһәр иҗтимагый оешмасы әгъзалары (5 кеше) 24 апрельдән 8 майга кадәр сугыш чорында яу кырында ятып калган солдатларның сөякләрен казып алу эшләрендә катнаштылар.
Эзтабарларның берсе – шәһәрдәшебез Владимир Яковлев. Ул тумышы белән Керәшен Мәлеменнән, тимер юл системасында эшли.Владимир Иванович казу эшләрендә 2013 елдан бирле катнашып килә.
-Мин беренче мәртәбә казу эшләренә 2013елда “Форпост”составында барган идем. Ул елда Зәйдән шулай ук ике эзтабарлар отряды барды. Берләштерелгән отряд булганлыктан, миңа ул вакытта техник чаралар (генераторлар, электр җиһазлары, металл эзләү приборлары һ. б.) белән эш итәргә туры килде. Отряд командирының техник чаралар буенча урынбасары идем. Менә шул елдан башлап мин казу эшләрендә ел саен катнашып киләм. 2016 елда ике мәртәбә барырга туры килде,- ди ул.
Быел “Гвардия”эзтабарларына   Татарстан Дәүләт Советы депутаты (“Бердәм Россия” партиясеннән), “Турыдан-туры инвестицияләр” фонды җитәкчесе  Руслан Хәлилов матди ярдәм күрсәткән. Әлеге фонд  республиканың күптөрле проектларын тормышка ашыруга ярдәм итә.
Владимир Ивановичның казу эшләренә тартылуы “Форпост”оешмасының башында торган Алексей Алексеев бәйле. Алар икесе дә  башта Зәйдә авиаклуб төзү мәшәкатьләре белән йөрсәләр, соңрак эзләү отряды оештыралар.Владимир Яковлев хәзерге вакытта ел саен казу эшләрендә катнашуны көтеп ала. Ул аның канына сеңеп, тормыш рәвешенә әверелгән.
-Эштә булсам да, җаен табам, ялымны шул чорга көйлим. Бер хәлне искә төшереп үтәсем килә. 2015 елда казу эшләренең соңгы көнендә без төшкә кадәр генә эшләргә тиеш идек. Кайтырга җыеныбыз, мунча заказать иттек. Шунда басуда йөргәндә мин үземдә бер урынның ничектер мине үзенә тартып торуын сиздем. Барып, көрәк белән казып карасам, баш сөягенә тап булдым.Китәргә ашыкмадык, егетләр әйдәгез казыйбыз, мунча көтәр, монда һәлак булган солдатлар бар, дидем. Чыннан да шул урыннан өч солдат сөякләрен таптык. Аларның берсенең медальоны да бар иде. Мин ул вакытта эләмтәче булып эшли идем. Шунысы шаккатырды, әлеге содат шулай ук элемтәче булып чыкты. Бу хәлне мин хәзер дә аңлата алмыйм. Аның туганнары да табылды, кызы җирләргә килде, -диде Владимир Иванович.

Соңгы елларда Владимир Иванович әлеге чараларда  “Гвардия”отряды составында катнаша. Быел эзтабарлар Волгоград өлкәсенең Городище районының Самофаловка авылы янында казу эшләрен башкарды.
-Без быел 24 сугышчының сөякләрен казып алдык.Ике солдатның кемнәр икәнлекләре язылган капсулаларын таптык. Әмма исем-фамилияләрен укырлык түгел иде. Аларны махсус экспертизага җибәрделәр. Бер солдатның медальоны табылды. Ул запискасын дитонатор капсуласы эченә урнаштырган булган. Соңгы көнне бер немец солдаты калдыкларын да күтәрергә туры килде.Без аның чыннан да немец солдаты булуын кителе, аның төймәләре, патроннарынан ачыкладык.Аның янында немец автоматының магазины ята иде.
Барлык табылдыкларны без Волгоград өлкәсенең казу эшләре буенча региональ җитәкчесенә тапшырдык. Аларны бер урынга җыеп, август аенда тантаналы төстә җирләү булачак.Үзебезнең музейны тулыландыру өчен  өчен каскалар, снаряд кисәкчеләрен алып кайттык, - ди Владимир Иванович.
-Владимир Иванович - безнең отрядның алыштыргасыз әгъзасы. Аннан башка казу эшләрен күз алдына да китереп булмый. Ул безнең эшчәнлектәге техника, җиһазлар белән бәйле эшләрне башкара. Тәҗрибәле  металл эзләүче, - ди “Гвардия”отряды җитәкчесе Виктор Никифоров.
Шунысын да әйтик, Зәй эзтабарлары  яу кырында башларын салган  150гә якын солдат җәсәдләрен казып чыгарды, шуның 12сенең кемнәр икәнлекләре ачыкланды, 6сының туганнары табылды.
Фронтка киткән һәр икенче солдат өенә кайтып җитә алмаган.  Күпме сугышчының бүгенге көндә дә кайда ятканлыгы билгеле түгел. Безнең эзтабарлар шул хәбәрсез югалганнар исемлеген кыскартуга лаеклы өлеш кертәләр.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: