Зәй офыклары

Волонтерлар – игелек кылучылар

Кичә - 5 декабрьдә Россиядә Халыкара волонтерлар көне билгеләп үтелде.

«Волонтер» - инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә. Нинди генә чаралар үткәрелгәндә дә алар актив катнашырга омтылып торалар. Укучылар яки яшьләр арасында тырыш, уңганнар гына волонтерлык эшен җиренә җиткереп башкара ала. Алар ихластан хәйрия эшләрендә дә катнашалар, ялгыз картларга, өлкәннәргә, ятимнәргә ярдәм итәргә ашыгалар. Аларны социаль хезмәткәрләр белән дә тиңләп була, ләкин волонтерларга хезмәт хакы түләмиләр.    
Белгәнебезчә, меңләгән кеше үз гомерендә бик күп яхшылыклар эшли, чит-ятларга да ярдәм кулы суза һәм моның өчен бернәрсә дә сорамый. Моның белән  үзеңә канәгатьләнү аласың, игелек кылеп, кешелек җәмгыяте каршындагы бурычыңны үтисең.
Укучыларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне берләштергән волонтерлар төркеме Зәй “Шатлык”  халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә  2011  елда оешты. Волонтерлар аз керемле гаиләдә үсүче  балаларга, ятимнәргә, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтәләр, хәйриячелек белән шөгыльләнәләр.
Халыкара волонтерлар көне уңаеннан гаилә һәм балалар белән эшләү, яшьләр белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә игелекле чара оештырдылар:  волонтер  Кыш бабай һәркемгә татлы тәм-том таратты.  Соңынна нволонтер, ягъни «үз теләге белән ярдәм итүче»ләрнең күңелләрен күрү өчен  “Космос” яшьләр үзәгендә фильм күрсәтелде.
Гөлия Якупова, “Шатлык” үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгече.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: