Яңалыклар

«Восток» үсеш юлында

«Восток» агрофирмасы моннан 14 ел элек оешып, эшчәнлеген дәвам итә. Аның белән төрле елларда Рим Мингалин, Валерий Уразайкин, Васыйл Мифтахов җитәкчелек итә. Соңгы ике елда агрофирманың җитәкчесе - Фәүҗәт Ханнанов. Агрофирма “Сармаш”, “Үрнәк”, “Игенче”, “Александр Бистәсе” бүлекчәләрен колачлый.

«Восток» агрофир-масының барлыгы 28000 гектар чәчүлек җире бар. Чәчүлек мәйданның 14 мең гектарын бөртеклеләр били.  Узган ел хуҗалыкта чәчү кампаниясендә барлыгы 70 берәмлек техника җәлеп ителгән. Чәчү чорына техникалар үз көчләре һәм “Агрокөч-Төркем” булышлыгы белән ремонтланган. Мөһим кампаниягә иртә керешелеп, аны тиешле вакытта сыйфатлы итеп башкарылган.
Ел елга охшамый, узган җәй салкынлыгы белән сынады, шуңа карамастан хуҗалык мул уңыш җыеп алды. Бөртеклеләрнең тулаем җыемы 64 мең тонна тәшкил итте,  уңышы гектарыннан уртача 47 центнер булды. 2016 ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 24 процентка артык.
- Узган ел басуларыбызга яңа культура - 1000 гектарда көнбагыш игелде, - ди Фәүҗәт Ханнанов.
Агрофирманың  төп культурасы - шикәр чөгендере. Татлы тамыр исә 4000 гектар мәйданда игелә. Узган ел чөгендернең тулаем җыемы - 155 мең тонна, уңыш гектарыннан 382 центнер тәшкил иткән. Бу 2016 елның тулаем җыемыннан 5 процентка артык. Әлеге уңышлар - язгы кыр эшләрен һәм урак, татлы тамыр җыюны вакытында, үз эшен белеп, тиешле агротехник чараларны үтәгән игенчеләребезнең уртак хезмәт нәтиҗәсе,  ди агрофирма җитәкчелеге.
Күпьеллык үлән чәчүлек мәйданның 15 процентын били, аның да уңышы  яхшы булган. Урып-җыюда катнашкан комбайнчылар Фәндүс Уразманов, Николай Григорьев, терлек азыгы әзерләүче Айрат һәм Хәлил Уразмановлар, татлы тамыр алучы Геннадий Герасимов, Раузит Гафиятуллин, Дмитрий Уразайкиннарны мактап  телгә алырлык.
Агрофирма терлек азыгы әзерләүгә дә зур игътибар итә. Бер баш терлеккә 48,6 центнер азык берәмлеге туры килә.
Агрофирма терлекчелек продукциясе җитештерү буенча да алдынгылар рәтендә. 2017 елда хуҗалыкта 6000 тонна сөт җитештерелгән, бу күрсәткеч 2016 елга караганда 40 процентка артык. Сөтнең майлылыгы - 3,8, товарлылыгы 97 процент. Тулаем сөт җитештерүне арттыру,  продуктлылыкның тотрык-лы үсешенә район бюджеты булышлыгы белән  Куш-Елга товарлыклы-сөтчелек корпусын үзгәртеп кору  хисабына ирешелгән.
2017 елда 1500 үрчем алынган, 5300 центнер ит җитештерелгән, тәүлеклек артым 770 грамм тәшкил иткән.
-Агрофирмада 2018 ел уңышы өчен ныклы нигез салынды. Бөртеклеләрнең гектарыннан уртача - 48, татлы тамырдан  450 центнер уңыш алырга, һәр сыердан 5000 тоннадан артык  сөт савып алырга һәм 7000 тонна сөт сатарга, тәүлеклек артым алуны 880 граммга җиткерергә дигән максат куйдык, - ди агрофирма җитәкчесе.
«Восток» яңарыш юлында: бүгенгене барлап, киләчәккә карап яши. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> «Восток» үсеш юлында
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар