Яңалыклар

Вәсимә апа арабыздан китеп барды

“Зәй офыклары” газетасы ветераны, танылган журналист, Россия һәм Татарстан Журналистлар берлекләре әгъзасы Вәсимә Мөхәммәт кызы Рәхмәтуллина вакытсыз арабыздан китеп барды.

Тормыш сөючән, көчле оптимистик рухтагы, һәрвакыт башкаларга ярдәмгә килергә әзер булган Вәсимә апаның гомере өзелү белән килешәсе килми.  Вәсимә Мөхәммәт кызы ачык йөзле, искиткеч яхшы һәм шат күңелле, хезмәт сөючән кеше иде. Гомере вакытсыз өзелсә дә, күркәм гамәлләре, тырыш хезмәте белән үзеннән соң тирән эз калдырды ул.

Вәсимә апаның тормыш иптәше Сәгыйть абыйның, балалары Эльвира, Рафаэль һәм туганнары, якыннарының авыр кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз.   Зур югалту кичергән бу авыр көннәрдә Ходай Тәгалә  сабырлык бирсен аларга.

Вәсимә Мөхәммәт кызы Рәхмәтуллинаның якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Вәсимә апа арабыздан китеп барды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар