Зәй офыклары

WorldSkills чемпионаты башланды

22 августта республикабыз башкаласында дөньякүләм WorldSkills Kazan чемпионаты башланды.

Шулай итеп, Казан беренче тапкыр “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45нче Дөнья чемпионатын кабул итте. «Ворлдскиллс» миссиясе – профессиональ белем алуны таныту һәм эшче һөнәрләрен популярлаштыру. Чарада 63 илдән 1600 яшь профессионал катнаша. Алар 56 компетенциядә ярышачак. Шунысы игътибарга лаек, иртәгә - 24 августта чемпионатны карарга Зәйдән шәһәребезнең 6нчы мәктәбеннән IX сыйныф укучылары  бара.  Алар әлеге дөньякүләм чара шаһиты булачак.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: