Зәй офыклары

Яңа ашыгыч ярдәм машинасы эшкә кереште

Хәбәр ителгәнчә, коронавирус пандемиясе белән бәйле гадәти булмаган икътисади хәлгә карамастан, республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов медицина учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытырга мөмкинлек табып, күптән түгел республика медицина учреждениеләренә заманча ашыгыч ярдәм машиналары тапшырган иде.

Машиналарның берсе безнең район үзәк дәваханәсенә дә бирелде. Әлеге машина бу көннәрдә, җиһазландырылып, район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенә кайтты.
  - Мондый “ашыгыч ярдәм” каретасы безгә бик кирәк иде. Автомобиль Россиядә җитештерелгән заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән. Алар ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, пациентларны хастаханәләргә озату һәм юлда хәлләрен күзәтеп бару, шулай ук хастаханәгә килеп җиткәнче интенсив терапия чаралары үткәрү өчен каралган ,-диде район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге өлкән  фельдшеры Зоя Борисова.
Шунысын  әйтик, бүгенге көндә район үзк дәваханәсендә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү буенча 4 бригада эшли. Яңа  машина ярдәмендә  безнең медицина хезмәткәрләре  йөзләгән райондашыбызның гомерен саклап калырлар дип ышанасы килә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: