Зәй офыклары

Яңа ел алды күңелле мәшәкать (видео)

Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү чорында зәйлеләргә бәйрәм атмосферасы тудыру, районның архитектур йөзе һәм территориясен төзекләндерү - район җитәкчелеге игътибарында. Әлеге уңайдан соңгы елларда шәһәр һәм авылларны Яңа ел бәйрәменә бизәү буенча “Кышкы әкият” бәйгесе үткәрү матур гадәте яши. Агымдагы елда да 2-20 декабрьдә “Кышкы әкият” бәйгесе үткәрелде.

Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов җитәкчелегендәге эшче төркем шәһәрдәге оешма-предприятие, учреждение, социаль объектлар,  кулланучылар базары, торак милекчеләре ширкәтләре буйлап йөреп, “Кышкы әкият” бәйгесенә әзерлек торышын тикшерде. Рейд Иске Зәй һәм Мирный бистәләре, шәһәрне колачлады. Эшче төркем игътибарыннан бер генә объект та читтә калмады.  Кемнәрдер биләмәләрендә бәйгегә иҗади якын килеп, бәйрәм кәефе тудырырлык итеп менә дигән кышкы әкият тудырган: яктыртылыш та бар, дюралайтлар да тиешенчә урнаштырылган,  фигуралар да тезелеп киткән, кыскасы, тулы бер композиция. Бу яктан политехник колледжны, үзәк китапханә, “Якты кондыз”, “Күкчәчәк” бакчалары,1, 4нче мәктәпләрне өлге итеп куярлык. Иске Зәйдә “Теплосервис” ширкәте бинасы  аллы-гөлле утлары белән бистәне ямьләп тора, биләмәсе янәшәсендә композиция дә урын алган.  “Космос” кинотеатры алдын исә ап-ак сыннар бизи, алар буялмаган иде. Кайарада кар табып, сыннар ясаганнардыр!  Мондый биләмәләр башкачарак кабул ителә: әйтерсең, син чып-чын әкият илендә, күңелең белән самими балачакка  кайтасың.  Яңа ел алды күңелле мәшәкать шул: анда ниндидер могжиза, серлелек бар.
Ә менә беришләре сыннар ясау өчен кар булмауны сылтау итә, булдырганны да сакларга кирәк.  “Тылсымлы әкият” бакчасында исә  электрчылар яктырткычлар алыштырганда кайбер сыннарга зыян салган. Кар сыннары урынына табигый материалдан эшләнмәләр белән чикләнүчеләр дә юк түгел.  Ә кайсыбер оешмалар биләмәләрендә үскән чыршы агачына яктырткычлар элү дә җитә дип уйлый.
-Әлеге бәйгегә чын мәгънәсендә ныклап әзерләнгән оешма-учреждениеләр бар, бераз бу эшкә салкын караучылар да юк түгел. Яңа елга кадәр вакыт бар әле, әлеге оешма-учреждение җитәкчеләре үзләренең фикерләрен үзгәртеп, Яңа ел рухы булдырырлар. Бәйрәм атмосферасын  олысы-кечесе көтә. Шәһәр-районда яңа ел кәефе булдыру - җитәкчеләрнең уртак бурычы, -ди  Илнар Хафизов.  
Шулай итеп, бәйге сәнәгать предприятиеләре, кулланучылар базары, бюджет тармагындагы оешма-учреждениеләр, мәгариф учреждениеләре, торак милекчеләре ширкәтләре һәм идарәче компанияләр, авыл җирлекләре арасында оештырыла. Бәйгегә нәтиҗә узып баручы 2019 елга йомгак ясау тантанасында игълан ителәчәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: