Зәй офыклары

Яңа ел каникуллары янгын сүндерүчеләр өчен ничек узган?

Яңа ел каникулларында - 1-8 гыйнварда янгын күзәтчелеге хезмәте 3 чакыру алган. Шуның берсе – ризык көю, икесе – янгын очрагы.

5 гыйнварда 1 сәгать 28 минутта Түбән Биш авылында янгын чыгуы турында хәбәр алына. Биредә мунча яна. Янгынның ни сәбәпле килеп чыгуы өйрәнелә.
Ә Кадер авылында чыккан янгында бер кешенең гомере өзелүе турында хәбәр иткән идек.
Сак һәм игътибарлы булыгыз! Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәгез!

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: