Зәй офыклары

Яңа ел каникулларында Кадер авылында янгында бер кешенең гомере өзелгән

Кызганычка каршы, Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын чыгу очраклары ешая, кайбер янгыннар кешеләрнең һәлак булуына китерә. Төп сәбәп – янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү һәм пиротехника эшләнмәләрен дөрес кулланмау.

Зәй янгын күзәтчелеге бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 7 гыйнварда көндезге сәгать 1дә районның Кадер авылында торак йортта янгын чыккан. Беренче булып урынга Түбән Биш янгын сүндерүчеләре килә. Биредә торак йортта зур янгын чыгып,  аның күршеләргә күчү куркынычы зур була.  Кешеләр ялкын телләре чорнап алган  йортта хуҗаның булу ихтималын әйтә. Янгынны сүндергәч, тикшерүләр вакытында алдагы бүлмәдә 1934 елгы йорт хуҗабикәсенең янган гәүдәсе табыла. Ут газ приборларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: