Зәй офыклары

Яңа ел әкиятен бүләк итте

“РИТЭК“ нефть компаниясе Зәй балалары өчен “Чыршы бәйрәме”н беренче мәртәбә үткәрде һәм бу очраклы түгел, быел компания генераль директоры Николай Нефедовны зәйлеләр Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайлады. Бу компания исеменнән һөнәри артистлар балаларга чып-чын Яңа ел тамашасы күрсәттеләр.

“Энергетик”  Мәдәният сараенда оештырылган тамашага күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән 500дән артык бала җыелды.
 Бәйрәмдә “РИТЭК“ ААҖ генераль директоры урынбасары Радик Батталов катнашты.
– Сез, һәрвакыттагыча,  түземсезлек белән әлеге тылсымлы бәйрәмне көтәсез. Сезнең һәркайсыгызның үз хыяллары бар. Мин аларның чынга ашуын телим. Яңа ел яңа шатлыклар алып килсен, - диде ул чыгышында.
 Район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев та  тамашага килгән балаларга иң җылы теләкләрен җиткерде.
Ә сәхнәдә әкияти матур тамаша дәвам итте. Балалар зур канәгатьлек белән аларга кушылып рәхәтләнеп ял иттеләр. Чара ахырында Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият геройлары белән бергәләп җыр башкардылар.  Балалар өчен иң күңелле мизгел тәм-том тутырылган пакетлар алу булды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: