Зәй офыклары

ЯҢА ЕЛ СЫНАМЫШЛАРЫ

Әгәр Яңа ел төнендә күк йөзе йолдызлы икән, бу - уңыш яхшы булуга, йолдызлар күп һәм куе икән - җиләкле җәйгә. Нык салкын һәм аз гына кар сибәләп торса - ипи уңышына, җылы һәм карсыз икән - уңыш кытлыгына. Әгәр Яңа ел төнендә груша, йә алмагачка бармагың белән тукылдатсаң, көзен...

Әгәр Яңа ел төнендә күк йөзе йолдызлы икән, бу - уңыш яхшы булуга, йолдызлар күп һәм куе икән - җиләкле җәйгә.

Нык салкын һәм аз гына кар сибәләп торса - ипи уңышына, җылы һәм карсыз икән - уңыш кытлыгына.
Әгәр Яңа ел төнендә груша, йә алмагачка бармагың белән тукылдатсаң, көзен бу агачларның уңышы әйбәт була.
Яңа елда беренче сатып алучыга әйберне арзанрак биреп җибәрү гадәте яши.
Яңа елның беренче көнендә авыр һәм пычрак эш эшләүдән тыйганнар, янәсе, бөтен елың шундый эштә үтәчәк.
Яңа ел бәйрәме көннәрендә бурыч түләүдән дә тыелып торырга кушылган - янәсе, ел буе гел бурыч түләп йөдәячәксең. Гадәттә, бөтен бурычларны Яңа елга берничә көн кала биреп бетерергә тырышканнар. Халык шулай ук булган үпкәләрен онытырга, гафу итәргә, татулашырга тиеш булган. Шулай итеп, яңа елны яңача, «чиста биттән» башларга тырышканнар.
Кызлар Яңа елның беренче көнендә гел яңа әйбер генә кияргә тырышканнар. Яңа кием-салым берничә булса, тагы да яхшырак саналган. Бер көн эчендә берничә мәртәбә яңа кием алыштырсаң, ел буе гел матур киемнән генә йөриячәксең, дип ышанганнар.
Яңа ел алдыннан өйдәге ватык савыт-сабаны чыгарып ыргыта һәм тәрәзә, көзгеләрне ялтыратып юа торган булганнар.
Ышануларынча, мул Яңа ел табыны алдагы елда да муллыкта һәм байлыкта яшәүне тәэмин итәчәк. Шуңа күрә дә бәйрәм өстәленә хуҗалыктагы кайсы нәрсәнең мул булуын телисең, шуны куя торган булганнар - итле ризыклар, ярма, камыр әйберләре, компотлар, бал, кесәл, акча һ.б. - барысы да табынга куелган.
Русларда, украин, белорус, молдаваннарда баллы ботка (кутья), белен Яңа ел ризыгы булып саналган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: