Яңалыклар

Яңа ел сынамышлары

Яңа ел җиткәнче йорт-җирегез чиста булса, ел да чиста узачак.

Яңа ел алдыннан кер юарга ярамый, бу гаилә әгъзаларыннан кемгә дә булса бәла китерергә мөмкин.
Тормышны чиста биттән башлагыз – кирәге калмаган әйберләрдән котылыгыз.
Бәйрәмдә яңа матур кием киегез – ел, һичшиксез, уңышлы булачак.
Яңа елны күңелле компаниядә һәм яхшы кәеф белән каршы алсагыз, ел да шулай узачак.
Иске елда бөтен бурычларыгызны кайтарыгыз.
Яңа ел алдыннан барлык кесәләрегезгә дә акча салып чыгыгыз, шул чакта сезгә финанс иминлеге юлдаш булачак.
Әгәр Яңа ел төнендә груша, йә алмагачка бармагың белән тукылдатсаң, көзен бу агачларның уңышы әйбәт була.
Иске елның соңгы көнендә һәм яңа елның беренче көнендә, шулай ук 6 һәм 7 гыйнварда бурычка берни дә бирмәгез һәм йорттан бернәрсә дә чыгармагыз. Бу гамәл күңелсезлекләр белән тәмамланырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яңа ел сынамышлары
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар