Зәй офыклары

Яңа ел табынына

"Орхидея" салаты Бу салат табынны ямьләп, бизәп торачак. Тәме дә кунакларны битараф калдырмас, дип уйлыйбыз. Ингредиентлар: 200 г ветчина 100 г тозлы гөмбә 50 г бәрәңге чипсысы 2 пешкән йомырка 100 г корейча кишер 150 г уылган каты сыр майонез бизәү өчен чипсы һәм йомырка сарысы. Әзерләү: Гөмбә һәм ветчинаны...

"Орхидея" салаты

Бу салат табынны ямьләп, бизәп торачак. Тәме дә кунакларны битараф калдырмас, дип уйлыйбыз.

Ингредиентлар:

200 г ветчина

100 г тозлы гөмбә

50 г бәрәңге чипсысы

2 пешкән йомырка

100 г корейча кишер

150 г уылган каты сыр

майонез

бизәү өчен чипсы һәм йомырка сарысы.

Әзерләү:

Гөмбә һәм ветчинаны саламлап турарга, йомырканы эре угычтан чыгарырга, корейча кишерне кыскарак итеп кисәргә. Салатны катлап салырга: кишер, гөмбә, вакланган чипсы, ветчина, сыр һәм йомырка. Һәр катламны (иң өске катламны да) майонез белән сыларга. Чипсы һәм вак угычтан чыгарылган йомырка сарысыннан чәчәк ясап салатны бизәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: