Яңалыклар

Яңа ел табынына

Яңа ел җитәргә дә күп калмады. Хәстәрлекле хуҗабикәләр Яңа ел табынына нинди ризыклар әзерләү турында инде уйлана да башлагандыр. Ә сез Яңа ел табынына нинди ризыклар әзерлисез?

Илсөяр Бәдретдинова:
– Яңа ел табынын каздан башка күз алдына да китермим. Аны болай әзерләргә. Чиләккә 10 литр җылымса су салырга, анда 700 грамм тозны эретергә, шуңа сарымсак, дәфнә яфрагы, кара борыч өстәргә. Шушы суга казны салырга, чиләкнең өстен капларга. Каз тулысынча суга күмелергә тиеш. Бүлмә температурасында бер тәүлек тотарга. Болай эшләүнең өстенлекле ягы шул: каз тулысынча тәмләткечләрне һәм тозны үзенә сеңдерә.
Икенче көнне казны судан алып, салфетка белән корытабыз. Аджика һәм майонезны кушып, казның эчен-тышын сылыйбыз. Алманың үзәген алып, 4 өлешкә бүләбез. Караҗимешне юабыз, төшен алабыз. Аннары алманы кара җимеш белән катнаштырып, каз эченә тутырабыз.
Казның ярылган җирен тегәбез һәм пешерү өчен махсус пакетка тыгабыз. Пакетның өстен энә белән берничә җирдән тишеп, духовкага 2 сәгатькә куябыз.

Марина Минеева:
-Әлбәттә, Яңа ел табынын “Оливье”сыз күз алдына да китереп булмый.  Мин үзем тозлы кыяр урынына — гади кыяр, ә колбаса урынына пешкән ит салам. “Оливье”ның миңа нәкъ шундый ингредиентлардан эшләнгәне ошый.
Башта итне шулпада пешерәбез. Икенче савытта кишер белән бәрәңге, тагын берсендә йомыркаларны пешерәбез. Аларның һәркайсын һәм бер баш суганны чистартып, барлык ингредиентларны вак итеп турыйбыз. Тоз сибеп, майонез белән болгатабыз. “Оливье”бызны бизәп табынга чыгарабыз.

Миләүшә Галиева:
-Яңа ел табынына үзенчәлекле ямь өстим дисәгез, өстәлгә бәсле җимешләр куегыз. Бәсне ясау бик гади: 1 аш кашыгы шикәр комын 1 аш кашыгы суда кайнатып чыгарыгыз да, җимешләр өстенә бөркеп, өстән шикәр оны сибегез.

Рәзилә Галиева:
-Мин күбрәк табынга яшелчә, җиләк-җимеш куярга тырышам. Аннан барыбыз да  «Цезарь» салатын бик яратып ашыйбыз. Аны бөтен кеше белә инде: кытай кәбестәсен эре итеп, ысланган яки пешкән тавык итен шакмаклап турыйбыз, шакмаклап туралган ак ипине табада кыздырабыз. Соус өчен ярты өлеш каймак, ярты өлеш майонез алына. Шуңа лимон согы сыгабыз һәм сарымсак уабыз. Барысын бергә кушып болгаткач, өстенә угычтан уылган сыр сибәбез.

Светлана Хисмәтуллина:
-Эт  ит-сөяк яратучы хайван булганга, бәйрәм табынында ит күп булырга тиеш.  Мин ит рулеты әзерләрмен дип торам. Моның өчен тавык итеннән филе, ике йомырка, 1 банка кара яки яшел зәйтүн, 100 грамм сыр, 2 аш кашыгы майонез һәм он,  петрушка, укроп кирәк.
Филены китап формасында кисәбез, ягъни урталай, тик ахырына кадәр түгел. Аннары аны төябез — киң һәм зур булып китсен. Тозлыйбыз, борычлыйбыз, майонез сылап маринадланырга калдырабыз. Бу арада йомыркадан юка гына омлет кыздырабыз. Он да кушыгыз. Ике коймак килеп чыгарга тиеш. Тозлырак тәм йоксынга зәйтүнне өстенә уыгыз. Әлеге йомырка коймагы филе өстенә куела. Аннары — сыр. Хәзер рулет формасында төрә башласак та була. Берегеп торсын өчен тешчистарткычлар, кулинар җепләр белән бәйләргә мөмкин. Онда тәгәрәтеп алганнан соң, май салынган табада кыздырабыз. Сүрән утта, өстен каплап пешерегез. 15 минуттан әйләндерегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яңа ел табынына
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар