Зәй офыклары

ЯҢА ЕЛ ТЕЛӘКЛӘРЕ

Беркемнән дә сорап тормый, Иске ел китеп бара. Кайгылары, шатлыклары - Барсы да безгә кала. Кил, Яңа ел, бәхет белән, Чир бирмә кешеләргә. Уч тутырып акчалар бир Эшләгән кешеләргә. Табыннардан еллар буе Ипекәй өзелмәсен. Ачлык белән кешеләрнең Гомере киселмәсен. Ятимлекләр бирмә, Ходай, Гөнаһсыз сабыйларга. Сугыш җилләре тимәсен Әтиләр-абыйларга! Бергә-бергә тигез...

Беркемнән дә сорап тормый,

Иске ел китеп бара.

Кайгылары, шатлыклары -

Барсы да безгә кала.

Кил, Яңа ел, бәхет белән,

Чир бирмә кешеләргә.

Уч тутырып акчалар бир

Эшләгән кешеләргә.

Табыннардан еллар буе

Ипекәй өзелмәсен.

Ачлык белән кешеләрнең

Гомере киселмәсен.

Ятимлекләр бирмә, Ходай,

Гөнаһсыз сабыйларга.

Сугыш җилләре тимәсен

Әтиләр-абыйларга!

Бергә-бергә тигез гомер

Итегез, авылдашлар.

Бер алманы бишкә бүлеп,

Яшик әле, чордашлар!

Өзелмәсен кызыл туйлар,

Туып торсын бәбиләр.

Бәбиләрне карар өчен

Исән булсын әбиләр.

Яшик әле рәхәтләнеп,

Кайгылар күрми генә.

Бәхетле еллар килсен дип,

Җыр язам әле менә.

Пенсияләр соңга калмый

Гел килеп торсын иде.

Илбашларына Ходаем

Мәрхәмәт бирсен иде.

Илләребез имин булсын,

Шатлыклы җәйләр килсен.

Кайгыларга бирешмичә,

Шатлыктан кеше көлсен.

Матур булсын, татлы булсын

Яңа ел бәйрәмнәре.

Табыннарны бизәп торсын

Ал чәчәк бәйләмнәре.

Еллар тыныч булса гына,

Матураер бу тормыш.

Читтән ярдәм көтеп ятма,

Иң башлап үзең тырыш.

Яусын, әйдә, тәңкә карлар,

Көрт бассын урамнарны.

Күмсен бөтен кайгыларны

Яңа ел бураннары.

Кайгы җиле беркайчан

Капкаларны ачмасын.

Бәлаләрдән, афәтләрдән

Бер Ходаем сакласын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: