Яңалыклар

Яңа елны - ...мунчада

Ни генә димәсеннәр, Яңа ел - иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе. Бер могҗиза булырдай көтәбез без аны. Ә чыннан да, һәр Яңа ел ниндидер кызыклы вакыйга белән күңелгә кереп кала. Алар арасыннан берсен генә аерып алу дөрес булмас иде. Ник дигәндә, ел саен ниндидер могҗизалар, маҗаралар килеп чыга...

Мәктәптә укып йөргән чак-лардагы Яңа еллар бигрәк тә маҗаралар белән уза иде. Сыйныфташлар белән кайда аулак өй, шунда каршылый идек бу бәйрәмне. Сигезенче сыйныфта укыганда аулак өй бездә булды. Әти-әни Яңа елны күрше авылдагы туганнарда каршыларга булдылар. Без - кызлар, егетләр, алдан сөйләшеп куйдык: нәрсәләр әзерлибез, кем нәрсә алып килә.
Кич белән малларны карап, эшләрне төгәлләгәч, әти әни белән китәргә дип ишегалдына чыгып килгән чакта, капкадан Разим исемле егет килеп кергән. Кая барырга белмичә, аптырап мунчага кереп утырган. Ярый әле ул көнне мунча ягылган иде. Әти үзе каядыр киткәндә, мунчаны, каралты-кураларны бикләп китә иде. Атын җигеп, барысын да бикләп, алар юлга кузгалдылар. Без, хәерле юл теләп, озатып калдык.
Озакламый кызлар, егетләр җыела башлады. Разимны көтәбез, чөнки ул пилмәнгә фарш алып килергә тиеш иде. Ә ул юк та юк. Егетләр өенә дә барып килде. «Ул инде матур киемнәрен киеп, хәтсездән чыгып китте», - дигән әнисе. Кызганычка каршы, мунчаның уты өйдән сүндерелә иде, утны яндырып куйса, бәлки күргән дә булыр идек. Мунча да өйдән шактый ерак, кычкырса да ишетелмәс иде. Аптырагач, ит алып кердем дә, фарш чыгарып, пилмән ясадык. Ә Разим һаман күренмәде.
Яңа елны каршы алып, бераз утырганнан соң, ишегалдына чыктык. Көлешәбез, кар атышып уйныйбыз. Ә Разим җылыда рәхәтләнеп йоклап та киткән. Тавышка уянып, мунча тәрәзәсен шакыгач кына күреп алдык. Әти ачкычны куя торган урынына  куймыйча, кесәсенә тыгып алып киткән булып чыкты. Егетләр, ишеккә аркылы сугылган тимерне каерып алып, Разимны ачып чыгарды. Без көләбез, ә ул елардай булып басып тора. Кабат өйгә кереп,  ул алып килгән фарш белән пилмән ясап, таң атканчы көлешә-көлешә утырдык.
2018 ел - Сары эт елы. Тиздән, бик тиздән планетабыз орбитасына аяк басар ул. Билгеле булганча, эт - кешегә чын күңелдән бирелгән, эчкерсез хезмәт итүче җан иясе. Бу юлы да сынатмас дип өметләник. Хыялны могҗизалар ымсындырып торган бу күркәм бәйрәмне күңелле итеп каршылыйк. Иң яхшы тәэсирләр һәм иң җылы хисләр кичерергә насыйп булсын безгә. Бу тормышның һәр кабатланмас мизгеле, гомеребезнең һәр яңа көне үзе бәхет икәнен онытмыйк! Яхшысын гына уйлыйк, яктысын гына телик, тели белсәң - теләк, диләр бит. Теләсә нинди, хәтта артык гади тоелган теләккә дә  Яңа ел могҗизасына урын бар. Барыгызга да әкияти Яңа ел телим!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яңа елны - ...мунчада
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар