Зәй офыклары

Яңа программа

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 2016 елдан старт алачак "Мәктәпләр төзелеше" дигән яңа программа турында белдерде. Министр билгеләп үткәнчә, программа федераль үзәк белән республика тарафыннан өстәмә финанслау шартларында тормышка ашырылачак. Барлыгы шушы максатларда бөтен илдә киләсе ел өчен 50 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Моннан тыш, министр...

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 2016 елдан старт алачак "Мәктәпләр төзелеше" дигән яңа программа турында белдерде. Министр билгеләп үткәнчә, программа федераль үзәк белән республика тарафыннан өстәмә финанслау шартларында тормышка ашырылачак. Барлыгы шушы максатларда бөтен илдә киләсе ел өчен 50 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Моннан тыш, министр балалар бакчаларын төзү буенча программаның тәмамлануы хакында җиткерде. 3 ел эчендә, министр билгеләп үткәнчә, Татарстанда 156 яңа балалар бакчасы төзелгән, мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләрендә 35 меңләп урын булдырылган. Зәй шәһәрендә әлеге программа кысаларында ике балалар бакчасы файдалануга тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: