Зәй офыклары

Яңа пункт 21 авылга хезмәт күрсәтәчәк

Зәй районы Чыбыклы авылында зур вакыйга булды: модульле ветеринария пункты ачылды. Ул - районда республика программасы буенча төзелүче икенче объект. Мондый ветеринария пункты узган ел Кадердә ачылган иде. Әлеге объектны да Азнакай «Нефтемаш» заводы төзеде. Заманча участок ветеринария пункты 21 авылга, бер агрофирмага, 8 крестьян-фермер хуҗалыгына хезмәт итәчәк. Ветеринария пункты...

Зәй районы Чыбыклы авылында зур вакыйга булды: модульле ветеринария пункты ачылды. Ул - районда республика программасы буенча төзелүче икенче объект. Мондый ветеринария пункты узган ел Кадердә ачылган иде. Әлеге объектны да Азнакай «Нефтемаш» заводы төзеде. Заманча участок ветеринария пункты 21 авылга, бер агрофирмага, 8 крестьян-фермер хуҗалыгына хезмәт итәчәк. Ветеринария пункты ике айда сафка басты, анда кабул итү кабинетыннан тыш, операция бүлмәсе дә бар. Пунктта терлекләргә югары сыйфатлы ветеринар ярдәме күрсәтеләчәк. Анда бер белгеч хезмәт куячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: