Зәй офыклары

Яңа туган бала өчен комплект

Коммерциячел булмаган оешмалар арасында оештырылган, республика грантлар бәйгесендә җиңү яулаган "Мин үзем эшли алам!" социаль проектын тормышка ашыру буенча районда җитди эш бара.

Ул  район инвалидлар җәмгыяте, социаль яклау бүлеге һәм мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре тырышлыгы белән эшләнә. Бу “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләренең эшен аерым билгеләп үтү мөһим.
Проект физик  мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче хатын-кызларны хезмәт белән мәшгуль итүгә юнәлдерелгән.
Бу көннәрдә  “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең “Тегү эше” кабинетында кисү һәм тегү, көнкүреш әйберләре ясау буенча дәресләр барышында, "Мин үзем эшли алам!" социаль проектында катнашучылар  авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә яңа туган балалар өчен бүләк җыелмалары әзерләде.
     2020 елның 22 маенда гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре ведомствоара социаль патронажда торучы күп балалы ананы өченче бала тууы белән котлап, аңа яңа туган сабый өчен кием комплекты тапшырдылар.

    Г. Шарипова,   Зәй муниципаль районы “Радость”  халыкка социаль  хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль эш белгече. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: