Зәй офыклары

Яңа уку елыннан студентлар вузларда битлек кияргә тиеш булачак

Укытучыларны битлекләрдән тыш, перчаткалар да кияргә мәҗбүр итәчәкләр.

Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә яңа уку елында студентлар дәресләр вакытында битлек киеп йөриячәк, ә укытучылар — перчаткалар да. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова сөйләде.
«Студентлар уку вакытында битлекләрдә булырга тиеш. Педагогик состав һәм башка персонал да битлек һәм перчаткаларда эшләргә тиеш. Иҗади дәресләр үткәргән вакытта лектор һәм студентлар битлекләрсез була ала", - диде Трофимова.
Моннан тыш, керү юлында бөтен кешегә дә температурасын үлчәтергә тиеш һәм оны көнгә ике тапкыр эшләргә кирәк булачак.
Вузларга керү һәм гомуми файдалану урыннарында санитайзерлар куелырга тиеш, дәресләр арасындагы тәнәфесләрдә барлык аудиторияләр җилләтергә тиеш. Уку йорты ачылыр алдыннан  махсус дезинфекция чаралары кулланып генераль җыештыру үткәрү зарур.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: