Яңалыклар

Ягез әле, әбиләр!

Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюлары белән безне иркәләүче, җылы карашлары белән наз-лаучы, акыллы фикерләре белән безгә ак юл күрсәтүче ул - безнең сөекле әбиләребез, дәү әниләребез!

Дәү әниләребез! Алар - тыйнак та, сөйкемле дә, алар - эшчән дә, түземле дә, алар - иманлы да, дәрманлы да. Алар - өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме.
“Алтынчәч” балалар бакчасында ел да Туган тел атналыгына багышланган чаралар кызыклы һәм эчтәлекле үтә. Быел без әбиләрне чакырып, алар белән аралашырга уйладык. Зурлар төркеме балалары белән чарага әзерләнүне әбиләре турында әңгәмәдән башладык. Балалар әбиләре турында белгәннәрен бик теләп сөйләделәр. Балалар белән җырлар, шигырьләр өйрәндек.
Әбиләрне кунакка 13 февральдә чакырдык. Балалар әбиләрен үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр. Әбиләренә ягымлы сүзләр әйттеләр, алар белән төрле уеннар уйнадылар.
Әбиләр дә бик теләп оныклары турында сөйләделәр. Алар белән табышмакларга җаваплар эзләделәр, күзләрен бәйләп оныкларын таптылар, бәби төреп, балаларына, оныкларына җырлаган бишек җырларын башкардылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Балалар да, әбиләр дә очрашудан бик канәгать калды.
Яхшы ул-кызлар тәрбияләп үстереп,  ә хәзер инде оныкларыгызны тәрбияләргә ярдәм иткән өчен рәхмәт сезгә, әбиләр! Озын гомер, сәламәтлек телибез сезгә, оныкларыгызның игелеген күрегез.

Лариса Мөхетдинова,
тәрбияче.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Ягез әле, әбиләр!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар