Яңалыклар

Яхшы гамәл

Мин күптән инде бу темага язарга уйлап йөри идем. Авылдашлар фикере дә безнең уйлар белән тәңгәл.

Актаныш  һәм Азнакай якларыннан килгән кунаклар белән үзебезнең Шепкә зиратына  мәрхүмнәргә дога кылырга төшкәч, кунакларымның андагы тәртип һәм чисталыкка  исләре китте. ”Ничек шушы кадәр тәртип һәм чисталык монда? Бер черегән-ауган агач, чүп юк. Гел өмә ясап торасызмы әллә?” - дип сорауларга күмделәр мине.
Шушы чисталыкның башында авылыбызның  мөхтәрәм  кешесе, ветеран укытучы Фидаи Габдрахман улы тора. 2000 елдан  бирле ул, кечкенә кул пычкысын, көрәген, ломын  алып,  зират  чистартуда. Аңа берәү дә бу эшне кушмаган. Ерып йөргесез куаклы чытырманлыкларның һәр төбен төпләп ала ул, җыеп  яндыра. Иске, иясез һәм ауган зур агачларны сөйләшеп кистерә, зираттан алдыра. ”Зиратка төшеп мин  күңелемә дә, җаныма да җиңеллек алып кайтам”, - ди ул.
Мәрхүмнәребезне озату хәстәрендә дә ул - иң беренче кайгыңны уртаклашучы, зиратта урын күрсәтүче, киңәшләре-догалары белән юатучы. ”Туганнарыгызның каберләрен ник чистартмыйсыз?” - дип  ачуланырга да  мөмкин. Һәм бик  дөрес эшли. Без үлгәннәрнең каберен онытырга тиеш түгел. Азнакайдан килгән кода тиешле  кешем мин дә үзебездә шулай эшләячәкмен, дип кайтып киткән  икән,  димәк, үрнәк алырдай эшләребез бар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Яхшы гамәл
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар