Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Яков Емельянов исемендәге үзәге белгечләре кичә Сәвәләй, Якты Күлдә булды

Алар биш көн дәвамында 12 авыл жирлегендә уникаль материал тупларга ниятлиләр, экспедиция нәтиҗәләре буенча Зәй керәшеннәре турында җыентык та чыгарырга планлаштыралар.

Зәйдә экспедициянең дүртенче көнендә белгечләр Сәвәләй белән Якты Күл авылларына бардылар.

Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәният үзәгеннән фольклорчы-галим Геннадий Макаров, белгечләр Марина Казакова һәм Илюзә Галиуллина Сәвәләй авылы халкына гына хас борынгы көйләрне яздырып алды.

Сәвәләйлеләргә генә хас авылның борынгыдан килгән йоласы - Боламык бәйрәме күрсәтелде. Изге Тын иңү хөрмәтенә төзелгән чиркәүдә булдылар.

Кунаклар Сәвәләйдән соң Якты Күл авылына юл тотты. Авылның җыручы түтиләре Якты Күл авылына гына хас йолалар, гореф-гадәтләр турында бай мәгълүмат бирде.

Фотолар Яков Емельянов исемендәге үзәктән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев