Яңалыклар

Якташ язучыны зурлап

Зәй районы мәдәният учреждениеләрендә якташыбыз, язучы Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышланган чаралар үткәрелә.

Үзәк китапханәнең татар бүлегендә “Аяз Гыйләҗев-заман таләп иткән язучы” дип аталган күргәзмә янында әдәби сәгать үтте. Китап укучылар язучының биографиясе, әсәрләре белән таныштылар. Үзәк китапханә фоеесында  Аяз Гыйләҗев иҗатына һәм тормышына багышланган “Киләчәк буынга” дип аталган видеопрезентация күрсәтелде. Мәшһүр язучының кайсы гына әсәрен алсаң да, алар халык өчен, ил өчен борчылган алыштырмас хәзинәләр булып тора. Биш роман, егермеләп повесть, кырыктан артык пьеса авторы Аяз Гыйләҗевның татар әдәбиятында тоткан роле бик зур. Аның "Өч аршын җир", "Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят", "Җомга көн кич белән", "Әтәч менгән читәнгә" әсәрләрен китап укучылар бүген дә яратып укый. Драма әсәрләре Татарстанның һәм Россиянең төрле театр сәхнәләрендә уйнала, дип яза матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Якташ язучыны зурлап
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар