Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Якташларыбыз дәрәҗәле «Тукай иле» иҗади конкурсында бүләкләнде

Чыгышы белән Югары Шепкә авылыннан булган, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче якташларыбыз Хуҗиннар гаиләсе «Тукай иле» иҗади конкурсында катнашып, бүләкләнде.

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Мәскәү төбәгендә яшәүчеләр өчен «Тукай иле» иҗади конкурсы үткәрде.

Проект Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу кысаларында үткәрелде.

Җиңүчеләрне бүләкләү 26 апрельдә Мәскәүнең Татар мәдәният үзәгендә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган гала-концертта узды.

Бүләкләнүчеләр арасында безнең якташларыбыз – Югары Шепкә авылыннан Хуҗиннар гаиләсе булу безнең өчен аеруча куанычлы. Фәнис Хуҗин – имам,  гаиләсе белән Мәскәүдә яши.

Шушы көннәрдә генә Фәнис әфәнденең кызы Сафия-Гөлбаһар Хуҗина VIII халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы призеры булганы турында язган идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев