Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Якташларыбыз турындагы «Исәнмесез?» фильмы әзер

Бу сюжет буенча спектакль дә куелган иде.

Узган ел дәвамында Мансур Гыйләҗев киносценарие буенча куелган «Исәнмесез?» фильмы төшерелде. Фильм нигездә Зәй якларында эшләнде. Әсәрнең нигезендә гади татар гаиләсе тарихы — еллар үтү белән бердәмлек хисләрен югалткан биш бертуган арасындагы мөнәсәбәт ята. Гаилә тарихында җәмгыятьнең, милләтнең бүгенге халәте дә чагылыш таба.

«Татар-информ» сайтында кинорежиссер Илдар Ягъфәров «Исәнмесез?» фильмын төшереп бетерүе хакында хәбәр итә. Гомумән, ул бу фильмының төшерү барышы белән социаль челтәрләр аша таныштырып барды. Аның берничә тизеры да чыкты.

-Без проектны тәмамлап киләбез. Ул бик гади булмады. Мөгаен, ул минем иң эчкерсез режиссерлык эшем булгандыр. Тиздән премьера булыр дип өметләнәм: тулы метражлы фильм әзер, — дип яза ул үз аккаунтында.

Илдар Ягъфәров бу фильмының төшерү барышы белән социаль челтәрләр аша таныштырып барды. Аның берничә тизеры да чыкты.

Тиздән «Исәнмесез?» фильмы зәйлеләрне сөендерәчәк. «Исәнмесез?»не зәйлеләрдән битәр, аның прототиплары көтә.

Автор фотолары. Фотоларда 2020 елда Зәйдә фильмны төшерү вакыты кадрлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев