Зәй офыклары

Якташыбыз Гыймран

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга күп еллар үтсә дә, эзтабарлар әле һаман яу кырында ятып калган солдатларның җәсәдларын, алар турында мәгълүмат табалар. Шундый солдатларның берсе – якташыбыз Гыймран Фәсхетдинов.

Россия эзтабарлары җәй саен казу эшләрендә катнашудан тыш, архивларда эшлиләр, хәбәрсез югалган сугышчыларны эзләп табуда аларның туганнарына ярдәм итәләр, «Хәтер китабы» төзүдә, гомумән, хәрби-патриотик эшчәнлектә катнашалар, казу эшләре нәтиҗәләре буенча күргәзмәләр оештыралар.
Чаллыда яшәүче якташыбыз Равил Шаһиев сугышта катнашкан әтисе белән бертуган абыйсы Гыймран Фәсхетдинов  язмышы белән һәрвакыт кызыксынып яши, чөнки күп еллар тумышы белән Югары Мәлем авылыннан булган  Гыймран Фәсхетдинов  турында берни дә билгеле булмый.
Ул 1917 елда Югары Мәлем авылында туа, шунда үсә, мәктәптә укый. 22 яшьлек егетне 1939 елда армиягә алалар. Ул сержант була. Гыймран 3нче Украина фронты 109нчы укчылар дивизиясенең 306нчы гвардиясендә хезмәт итә. 1941 елда аның хәрби хезмәте  дошманга каршы сугышучы роленә әверелә. Күп тә үтми, аның туганнарына фронттан Гыймран Фәсхетдинов хәбәрсез югалды, дигән хәбәр килә. Кайда, ничек югалуы турында бернәрсә дә әйтелми. Әти-әнисе, туганнары күп еллар аны эзлиләр. Әмма беркайдан да бернинди дә хәбәр ала алмыйлар. 80нче елларда «Хәтер китабы» нәшер ителә. Анда Гыймран Фәсхетдинов исеме сугышта һәлак булган, дигән мәгълүмат белән генә кергән.
-2018 елда сеңлем хәрби архивка керүгә рөхсәт алды һәм абыйның хәрби хезмәт юлы, нинди бүләкләргә лаек булуы ачыкланды. Шуннан соң мин Чаллы шәһәре эзтабарларына мөрәҗәгать иттем һәм алар миңа зур булмаган, әмма мөһим  мәгълүмат җиткерделәр, - ди Равил Шаһиев.
Өстәмә мәгълүмат нигезендә якташыбызның батырларча сугышуы билгеле була. Аның бүләкләү документында 1944 елның 14 мартында шундый сүзләр язылган: “Иптәш Фәсхетдинов Херсон шәһәре өчен барган сугышта хәрби бурычын намус белән үтәде, яраланса да, дошманга каршы торды, үзенең минометыннан  фашистларның ике ут ноктасын, 10 фашистны  юк итте”.
1944 елның  5 февраленнән 1944  елның 15 мартына кадәр якташыбызның дошманның 5 ут ноктасын, 30лап фашистны юк итүе билгеле.
Гыймран Фәсхетдинов 1944 елның 5 декабрендә Венгриянең Сегед-Фалу авылы янындагы туганнар каберлегендә җирләнгән.  Ул III дәрәҗә Дан ордены, “Хәрби хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнгән.
1944 елның 4 декабрендә бомбалар астында  Дунай елгасын кичкәндә Гыймран Фәсхетдинов утырган көймә ярга чыгып җитә алмыйча, бата башлый. Ул салкын Дунай суына төшеп, башкаларга да тизрәк ярга чыгарга кирәклеге  турында үрнәк күрсәтә. Ярга йөзеп чыгып, якташыбыз дошман траншеясына ташлана һәм граната белән пулемет расчетын юк итә.
Дунай елгасы янында барган сугышта күрсәткән батырлыгы өчен Гыймран Фәсхетдинов, һәлак булганнан соң,  Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: