Зәй офыклары

Якташыбыз Хатыйп Миңнегулов Мәрҗани исемендәге премиягә ия

Якташыбыз, татар әдәбияты галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хатыйп Миңнегулов бу көннәрдә ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге премиясенә лаек булды.

Аңа бу зур бүләк Татарстан Фәннәр академиясендә Россия фәне көненә багышланган тантаналы җыелышта тапшырылды. Премия Х. Миңнегуловка “Төрек-татар, антик һәм рус әдәбиятларының үсеш этаплары”, «VII-XVI гасырлар төрек-татар әдәбиятында дәүләтчелек идеясы” фәнни хезмәтләре өчен бирелде. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: