Зәй офыклары

Якташыбыз Хатыйп Миңнегулов Татарстан Президенты кулыннан зур бүләк алды

Хатыйп ага Миңнегулов татар милли мәдәниятен саклап калуда һәм үстерүдә фидакарь хезмәте өчен медале белән бүләкләнде.

Казанда узучы “Милли тормыш һәм дин” Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында күренекле якташыбыз, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегуловка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов зур бүләк тапшырды. Ул татар милли мәдәниятен саклап калуда һәм үстерүдә фидакарь хезмәте өчен медаленә лаек булды.

- Кадерле милләттәшләр, мондый дәрәҗәле публика алдында мөхтәрәм Президентыбыз кулыннан  олы  бүләк алу – зур дәрәҗә. Мин үземне белгәннән бирле гомеремне халкыма хезмәт итүгә багышладым. Милләтебезнең теле яши икән, милләт үзе дә яшәячәк. Киләчәккә өмет-ышанычыбыз зур, - дип  белдердем ди галим, дулкынландыргыч мизгелләр белән уртаклашып.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: