Зәй офыклары

Якташыбыз «Манзара-2021» көрәш бәйгесе җиңүчесе

Радикның тренеры — әтисе Сирин Сәлахов исән булса, моңа бик сөенгән булыр иде.

16 гыйнварда башкалабыз Казанның  цирк бинасында көрәш дөньясында үзенең урынын булдырган «Манзара» спорт-музыкаль премиясе узды. «Манзара» - беренче чиратта район батырларын барлау, аларны таныту һәм алар арасыннан да иң көчлесен билгеләү максатыннан оештырылган проект ул. Агымдагы елда анда Татарстан, Башкортстан, Удмуртиянең иң көчле  ике дистә көрәшчесе катнашты. Алар арасында якташыбыз хәзер Әлмәт районы өчен бил алышучы Радик Сәлахов та бар иде.

 Абсолют батырга чемпион билбавы һәм 100 мең сум күләмендә акчалата приз, икенче урын иясенә 60 мең, ике өченче урын алучыларга 30ар мең сум акча каралган иде.  «Манзара»да бил алыш 2013 елгы кагыйдәләр буенча бәяләнде.

Тамаша, гадәттәгечә,  гади көрәш ярышы үткәрү түгел, ә җыр, тамаша, көрәш бәйрәме итеп тәкъдим итүдән гыйбарәт булды.  «Манзара”  татар көрәше өчен бик  әһәмиятле.

Бил алыш бик киеренке барды: һәркемнең әлеге бил алышта отасы килде. Егетләрнең асыллары каерышты гына. Шунысы игътибарга лаек, Радик Сәлахов «Манзара» спорт-музыкаль премиясендә  чемпион билбавы һәм 100 мең күләмендә акчалата призга лаек булды. 2019 елда Радик әлеге бил алышта соңгы мизгелдә Муса Галләмовка оттырган булса, быел исә ул, киресенчә, аны үзе отты.

Бер ел көрәштән азат ителгән якташ зур спортка кире кайтып, узган ел ахырында Татарстан беренчелеген,  быел ел башыннан исә “Манзара”ны отты. Радикның тренеры — әтисе Сирин Сәлахов исән булса, моңа бик сөенгән булыр иде.

-Бу җиңүемне әтигә багышлыйсым килә, - ди Радик.

Якташның үҗәтләнеп көрәшүе аңлашыла. Бар эш нияттә.  Радикның әлеге дәрәҗәле келәмдә яулаган зур уңышына  мәрхүм  Сирин Сәлахов рухы шаттыр. Аны искә алулар дога булып барып ирешсен.

Радикка исә спорт мәйданында тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: