Яңалыклар

Якташыбыз рухы зурланды

8 февральдә Куш-Елга мәдәният йортында җирле язучы Мөнир Вәли улы Талиповны искә алу кичәсе үтте.

Бу үзенчәлекле чарага мөхтәрәм кунаклар итеп авылыбыз аксакаллары, өлкән буын апалар, мәрхүмнең сыйныфташы Хәмзә Шәрифуллин чакырылган иде. Искә алу кичәсе Кәшфил хәзрәт Шәрәфетдиновның Коръән сүрәсен укуыннан башланды. Видеоязмада Мөнир Талиповның шигырьләрен тыңлау да бик тәэсирле булды,  Хәмзә әфәнде сыйныфташы турында якты хатирәләре белән уртаклашты.
Мөнир Талиповның язмаларын, шигырьләрен “Зәй офыклары” газетасында еш күрергә мөмкин иде, авыл клубында аның бу иҗат эшләре махсус күргәзмәдә урын алган. Теләгән кешеләр, яшь буын аларны укып рухлана ала. Ә кичәбез чәй өстәле артында Мөнир абыебыз белән булган хәлләрне искә алып, гәпләшеп дәвам итте.  Мәдәният йорты җитәкчесе Ралия Әхмәдуллинаның “Мөнир рухына” дип аталган шигыре кичәдә катнашкан һәркемнең күңел кылларын тибрәтте. Без авылдашыбызны хөрмәтләп, шундый тирән эчтәлекле кичә уздырган Ралия ханымга, Салават Шәрәфиев, Вәсидә Гыйльфанова, Нәкыя Йосыпова, Роза Әхмәтбановага рәхмәтлебез.
Гасилә Мофаззалова.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Якташыбыз рухы зурланды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар