Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Якташыбызның яңа китабы чыкты

Якташыбыз, җирле шагыйрә, педагогик хезмәт ветераны Әнисә Шәфиеваның чираттагы китабы дөнья күрде.

Автор Аксар авылында туып үскән, хәзер Зәй шәһәрендә яши. Китап “Буыннар чылбыры өзелмәс” дип атала.

“Китапта  төрле елларда иҗат иткән, Бөек Ватан сугышы ветераны, әтиемә багышланган, Әфганстан, Чернобыль, туган як турында шигырьләрем урын алды,  китапның исеменнән күренгәнчә, анда киләчәк буынга әйтер сүзләрем җиткерелде”, -ди автор. 

Казанда инвалидар җәмгыятьләренең узган хисап сайлау җыелышында Әнисә Котдусовна да катнашып, аның яңа китабын тәкъдим итү дә булган. Ул җыелышта катнашучыларны үз иҗат җимешләре белән таныштырган.

“Буыннар чылбыры өзелмәс”  -  Әнисә Котдусовнаның өченче китабы. Аның моңа кадәр “Җан авазы”, “Күңел көзгесе” исемле китаплары дөнья күргән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев