Зәй офыклары

Якташым

Без Фәйрүзә ханым Гыйльманова белән еллар аша кабат очраштык. Әйе, без үсмерчагыбызда Тукай районы Иске Гәрдәле мәктәбендә бергә укыдык, мәктәп яны интернатында бер бүлмәдә яшәдек. Туган авылларыбыз Калмаш белән Игенче - күршеләр. Яшь аермабыз ике ел безнең.

Башлангыч мәктәп кенә булган Игенче авылында ул елларда авылның мәдәни тормышында югары класс укучыларының роле зур иде. Сентябрьдән май ае азагына кадәр интернатта яшәп, ялга гына туган авылларына кайтучы балалар гаҗәеп тырыш һәм мөстәкыйль иде. Кызыл календарь бәйрәмнәрендә генә түгел, бу егетләр-кызлар көндәлек тормышта да бергәләп концертлар әзерлиләр, кичәләр оештыралар, хәтта спектакльләр дә өйрәнәләр иде. Әлбәттә, биредә төп оештыручы Фәйрүзә ханым булды.
Авылдагы сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Фәйрүзә ханым Яр Чаллы шәһәрендәге һөнәр бирү училищесына юл тота. Ул сылаучы-бизәүче һөнәрен сайлый. Практика үтү өчен 11 укучы кызны Аксар авылына мәдәният йорты төзелешенә җибәрәләр. Яшьләр кайда - шунда уен-көлке, җыр-бию һәм бер-берләре белән танышу.  Алар арасыннан Әминә, Бибиданә һәм Фәйрүзә үзләренең гомерлек тормыш иптәшләрен очраталар: Әминә – Салихҗан, Бибиданә – Фәйзеләхәт, Фәйрүзә – Наил.
1968 елның азагында училищедан 30 егет-кызны Зәйгә эшкә җибәрәләр. Зәйдә алар ГРЭС төзелешендә фидакарь хезмәт куялар. Торак йортлар төзиләр, тәгәрмәчләр заводы, кондитер фабрикасы төзүдә дә катнашалар. Еш кына аларны КАМАЗ, Чистай, Кама Аланына эшче куллар җитмәгәндә җибәрәләр. Фәйрүзә төзүчеләр бригадасын җитәкли. Эшләү дәверендә аның тырыш хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнә. Күптөрле Мактау грамоталары, коммунистик хезмәт ударнигы, III дәрәҗә Дан ордены кавалеры ул. Оешмалары таралгач, Фәйрүзә ханым хезмәтен соңгы 10 елда “Зәйнефть”тә дәвам итә. Ул лаеклы ялга чыкканнан соң да һәрвакыт кайгыртучан оешмасына бик рәхмәтле.
Еллар үткәч, беренче аяк баскан эзләре буйлап соңгы елларын ул Аксар авылында үткәрә. Төп нигездә Наил белән гомер кичерәләр. Наилнең әнисе - 88 яшьлек Кәүсәрия әби алар тәрбиясендә. Төп нигезнең капкасы калган туганнар өчен дә һәрвакыт ачык.
Ике уллары, бер кызлары, киленнәре-кияве һәрвакыт әти-әнисенә ярдәм итеп яшиләр.  Оныклары әби-бабай, дип кайтып сөендерәләр.
Кеше туа, үсә, белем ала, тырышып хезмәт итә, гаилә кора, балалар үстерә, балаларының игелекле булуына куана, оныкларына сөенә, үткән гомерен барлый. Еллар үткәч, чәчләр чаларгач,  үзенең гомере заяга үтмәгәненә куана. Яшәгән елларга җиде дистә булган, гаилә коруга, пар йөрәкләр булып яшәүгә - ярты гасыр. Гыйльмановлар матур гаиләдә малай-киленнәрен, кыз-кияүләрен, оныкларын сөендереп, яшәү дәрте белән бүген дә янып гомер итәләр. Абзар тулы мал, ишегалдында кош-корт, тәрәзә төпләрендә балкып утыручы гөлләр яшәүгә дәрт өстәп, Ходай Тәгаләдән сәламәтлек теләп торалар.                     
Гөлнур Әхмәтҗанова.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: