Зәй офыклары

Якты Күлдә сайлаучылар актив

Зәй районының Якты Күл авылында берьюлы ике сайлау участогы эшли. Аның берсе мәдәният йортында, икенчесе мәктәп бинасында урнашкан. Мәктәп бинасындагы 1489нчы сайлау участогында исемлеккә 247 сайлаучы кертелгән. - Безнең участокта яктыкүллелеләрдән тыш Утәшкин һәм Пустынка авылларында яшәүчеләр тавыш бирә. Әлеге кече авылларда нигездә өлкән яшьтәгеләр яшәвен исәпкә алып, без аларны...

Зәй районының Якты Күл авылында берьюлы ике сайлау участогы эшли. Аның берсе мәдәният йортында, икенчесе мәктәп бинасында урнашкан. Мәктәп бинасындагы 1489нчы сайлау участогында исемлеккә 247 сайлаучы кертелгән.

- Безнең участокта яктыкүллелеләрдән тыш Утәшкин һәм Пустынка авылларында яшәүчеләр тавыш бирә. Әлеге кече авылларда нигездә өлкән яшьтәгеләр яшәвен исәпкә алып, без аларны автобус белән сайлау участогына алып килүне оештырдык. Шулай ук бу авылларда килә алмаучыларга өйләренә барып сайлату да каралды. Авыл халкы иртән эшен бетерергә күнеккән бит ул, шуңа да унберенче яртыга сайлаучыларның 50 проценты тавыш бирде, - ди сайлау участогы рәисе Зиннур Мохтаров.

Ә авыл кешеләре тотрыклы киләчәк өчен тавыш бирүләрен белдерә. 18 ел Куйбышев тимер юлы кичүендә кизү тору хезмәтен башкаручы Елена Горбунова, сугышлар гына булмасын, башкасына безнең бердәм республикабыз, акыллы җитәкчесе белән берлектә бирешмәячәк, Татарстан һәрвакыт алдынгы булыр, ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: