Зәй офыклары

Якутлар табыладыр вакыт белән

Шәһәрдәшебез Ялчыгол дәвамчысы Гамир Таҗетдинов, имам-мөхтәсиб, хаҗи, “Ялчыгол” мәчете имамы Фатыйх хәзрәт Нуруллин, игелекле эшләр башында торучы Ленар Шаһиевның Мамадыш районы Кече Сөн авылына сәфәр оештырып, авыл зиратында данлыклы муллалар күмелгән урынга дин галиме Таҗетдиннең әтисе Ялчыгол бине Мәмәтколга таш билге куюлары турында хәбәр иткән идек. Шунысы игътибарга лаек, әлеге изге урында борынгы кабер ташлары шактый. Фатыйх хәзрәт биредәге кайбер кабер ташларын укыды, беришләрен фотога төшереп алып кайткан иде.

-Илһам килгәч, өйдә әлеге ташларны иркенләп, җентекләп укыдым. Аларның берсе  Зәйгә кагылышлы, - ди Фатыйх хәзрәт. Аларның берсендә: “Сахибу хәзәль кабри (шушы кабернең иясе, хуҗасы) Минзәлә өязе, Чубутлы авылының талибуль-гыйьлми (гыйлем-белем алучы, укучы, шәкерт) Садретдин ибн Мулла Габденасыйр ибн Мулла Төхфәтулла 1868 нче сәнәдә (ел) майның 12нче көнендә вафат” дигән язу бар. Димәк, бу Чыбыклы авылы кешесе булган.
Эзләнсәң, эзгә төшми калмыйсың ул. Дан муллалар күмелгән урында Зәйдән биредә  гыйлем алучы шәкерт күмелгән, димәк.
Соңгы юлга озатуның шаһите булган   кабер ташлары һәм алардагы язулар борынгы бабаларның тормыш-көнкүреше турында сөйли бит. Авыл зиратларындагы кабер ташлары аша татар халкының төбәкләрдәге тарихын өйрәнергә була. Алай гына да түгел, ташларны өйрәнеп  авылларның татар мәдәниятенә керткән өлешен билгеләргә мөмкин. Шул рәвешле  Кече Сөн авылындагы зиратта данлыклы муллалар күмелгән урында кабер ташларының саклануы сокландырды безне. Димәк, бу урынны   карап тотканнар дигән сүз. Ә бит андый ташлар һәр татар авылы зиратларында булган. Тик алар экология белән бәйле, аннан  аларны караучы булмау сәбәпле, алар таркалып, юкка чыгып беткәннәр.

Шунысын өстәп әйтик, узган ел Сармашбаш авылында элекке имам Әхмәтзыя  хәзрәт Нуриәхмәтов яшәгән нигездә кабер ташы табылган иде. ( Аның җәмәгате Халисә абыстай Таҗетдин Ялчыгол дәвамчысы). Андагы мәгълүматны да безгә Фатыйх хәзрәт Нуруллин укып биргән иде.  Әлеге гарәпчә язылган исемсез таш гаиләдә алдан кем вафат була, шуңа әзерләнгән булган.
Якутлар табыладыр вакыт белән дип юкка әйтмиләр бит. Шул рәвешле, тирән катламнар ачыла тора.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: