Зәй офыклары

Корбан бәйрәме белән барлык зәйлеләрне “Валентина” ҖЧШ директоры Валентина Николаевна Фролова тәбрик итә

Сезне чын күңелемнән изге бәйрәм – Корбан гаете белән котлыйм!

Әлеге бәйрәм, рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне – өлкәннәрне хөрмәт итәргә, якыннарыңның хәленә керергә һәм аларны яратырга, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга, балаларыбызны шәфкатьле һәм миһербанлы итеп тәрбияләргә чакыра.
Без кайсы милләттән булуыбызга карамастан, уртак Ватаныбызда бер-беребезнең динен, рухи байлыгын хөрмәт итеп, бер-беребезгә дустанә мөнәсәбәттә яшәүгә йөз тотабыз. Шулай бердәм, бер йодрык булып яшәгәндә генә, тормыш матур, яшәү күңелле. Алга таба да гаиләләребез бөтен, илебез тыныч, күңелләребез миһербанлык белән тулып торсын. Изге бәйрәм котлы булсын!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: