Зәй офыклары

Ял да итәләр, эшлиләр дә

Уку елы тәмамланырга санаулы көннәр генә калды. Димәк, балаларның җәйге ялын һәм мәшгульлеген оештыру вакыты килеп җитте.

Әлеге эшчәнлекне оештыру буенча районыбызда  тиешле барлык норматив-хокукый актлар кабул ителгән. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков әйтүенчә, агымдагы елда балаларның җәйге ялын оештыруга  12 миллион сум акча карала.  Шуның 10 миллион сумы - республика бюджетыннан,  1,5 миллион сумы - әти-әниләр средстволары,  382,4 мең сумы - коммерция оешмалары кертемнәре. Әлеге средстволар “Йолдызлык” муниципаль ял лагеренда һәм мәктәп яны лагерьларында эш оештыруга тотылачак.
Быел лагерьларда 2160 баланың ял итүе планлаштырыла. Көндезге мәктәп яны лагерьларында - 1000 , ял һәм хезмәт лагерында – 500, белем бирү учреждениеләре базасындагы 7 көнлек профильле лагерьларда -200, палаткалы лагерьда 30 бала ял итәчәк. Стационар лагерьда 260 юллама бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең балалары өчен каралса, 55 юллама – предприятиеләрдә  хезмәт куючылар балалары өчен. Моннан тыш, район территориясендәге  “Факел” лагерында – 880 , “Ялта-Зәй”дә -1400, “Жемчужная”да 330 баланың ял итүе планлаштырыла.
Узган ел “Йолдызлык” лагерын төзекләндерүгә республика бюджетыннан -5 миллион сум, җирле бюджеттан 547 мең сум акча бирелгән иде. Быел биредә шулай ук төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк: концерт залы үзгәртеп корылачак, территория төзекләндереләчәк, яктырткычлар куелачак, балаларга футболкалар алыначак. Болар өчен республика бюджетыннан -11 миллион, җирле бюджеттан 4 миллион 830 мең сум средстволар карала.
-Быел  да “Күңелле җәй” проектын тормышка ашыру дәвам итә.  Ишегалды лагерьларына  7-14 яшьтәге 800ләп бала тартылачак. Аларда ай саен 40 вожатый эшләячәк,- диде яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Лариса Федотова.
Әлбәттә, ял оештыру белән берррәттән балигъ булмаганнарны җәйге чорда эшкә урнаштыру да карала. Барлыгы 250 бала эш белән тәэмин теләчәк -  ГРЭСта - 50, авыл хуҗалыгы преприятиеләрендә - 40, яшьләр эшләре идарәсе аша (вожатыйлар, яшелләндерүчеләр) 160 бала эшкә урнаштырылачак. Әлеге максатта җирле бюджеттан 763 мең сум акча каралана.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: