Зәй офыклары

Ял итәргә баручы 13 яшьлек малай үлгән

Туапсе районында "ВАЗ-21073" шоферы руль белән идарә итә алмый башлый һәм машина әйләнеп каплана. Әмма беркемгә дә зыян килми. Әлеге вакыйганы теркәп торган вакытта юл читендә торучылар өстенә «ВАЗ-21140» машинасы менә. Ул автоинспекторны, Түбән Камадан Кара диңгез буена ял итәргә баручы 13 яшьлек малайны һәм аның апасын бәрдерә. Фаразларга караганда,...

Туапсе районында "ВАЗ-21073" шоферы руль белән идарә итә алмый башлый һәм машина әйләнеп каплана. Әмма беркемгә дә зыян килми. Әлеге вакыйганы теркәп торган вакытта юл читендә торучылар өстенә «ВАЗ-21140» машинасы менә. Ул автоинспекторны, Түбән Камадан Кара диңгез буена ял итәргә баручы 13 яшьлек малайны һәм аның апасын бәрдерә. Фаразларга караганда, руль артындагы 22 яшьлек егет зур тизлек белән барган һәм шулай ук руль белән идарә итә алмыйча, юл читендә торучылар өстенә менгән. Хәзерге вакытта ул кулга алынган, тикшерү бара. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә малай вакыйга булган урында ук үлә, кызны һәм автоинспекторны хастаханәгә алып китәләр. Соңрак хастаханәдә автоинспекторның да гомере өзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: